close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

код для вставкиСкачать
МБГБУ «Кайбыч районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү
мәктәбе"
Физикадан дәрес эшкәртмәсе
“Физика нәрсәне өйрәнә”
Физика укытучысы
Хәсәнов А.А.
Иске Чәчкаб
Тема: Физика нәрсәне өйрәнә
Максат:
 Укучыларны физика фәне белән, фәндәге беренчел төшенчәләр белән, физик
күренешләрне өйрәнү методлары белән таныштыру.
 Игътибарлылык, логик фикерләү сәләте үстерү.
 Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.
 Фәнгә кызыксыну уяту.
Дәрес барышы
1. Оештыру өлеше
Телефоннан аралашканда , комбайнның уңыш җыюын карап торганда - бу техника
казанышларының һәрберсенә күпме көч куелу хакында уйлап та карамыйбыз. Чөнки без
техникага бик ияләшкән: алар һәрвакыт булган дип уйлыйбыз.
Ләкин техниканың шул дәрәҗәгә җитүе тылсымчының тылсымы түгел, ә бәлки фән
казанышларының оста кулланылышы нәтиҗәсе. Ә нинди фән икән соң ул?
Физика.
Нәрсә өйрәнә икән соң ул физика?
2. Теманы хәбәр итү
Элек кешеләр табигать турында аз белгәннәр, шуңа да бөтен нәрсәдән курыкканнар.
Алар давыл, яшен, җир тетрәү кебек табигать күренешләрен аңлата алмаганнар. Тора бара
табигать күренешләрен аңлатучы “физика” фәне барлыкка килгән.
Физика – табигать турында иң төп фәннәрнең берсе.
Бүген без дәрестә физик җисем, матдә, физик күренешләр кебек төп физик терминнар
белән танышырбыз. Физика фәне нәрсә һәм ничек өйрәнгәнне аңларга тырышырбыз.
3. Яңа тема өйрәнү
"Физика" сүзе “фюзис” – табигать дигән грек сүзеннән алынган. Беренче мәртәбә ул
безнең эрага кадәр IV гасырда яшәгән борынгы бөек акыл иясе Аристотель әсәрләрендә
очрый. Ул бу фәннең асылы күренешләрнең сәбәпләрен ачыклау дип саный.
Рус телендә “физика” сүзен Михаил Васильевич Ломоносов кертә. М.В.Ломоносов –
Россиянең фәнни үсешенә нигез салучы. Россиядә беренче физика дәреслеген немец
теленнән тәрҗемә итеп бастырып чыгара.
Физика - табигать турында, табигый күренешләр, табигый кануннар турындагы фән.
Табигатьтә барган үзгәрешләр табигый күренешләр
дип атала. Физика төрле
күренешләрне өйрәнә: механик, электр, магнит, җылылык, тавыш, яктылык һәм атомлы
4 Беренчел ныгыту
Түбәндәге күренешләрне нинди төр күренешләргә керүен ачыклагыз:
- бозның эрүе
- суның кайнавы
- ташның төшүе
- җил
- яшен
- үткәргечнең ток узганда җылынуы
(укучылар җавап бирә)
Карап киткән барлык күренешләр физик күренешләр дип атала.
Физика бу күренешләрне өйрәнеп кенә калмый, аларны аңлатып бирердәй законнар
китереп чыгара. Бу фәндә гади сүзләрдән тыш физик төшенчәләрне аңлатучы махсус
терминнар кулланыла. Хәзер бу сүзләрнең кайберләрен без гадәти сөйләм телендә дә еш
кулланабыз (көч, энергия, басым).
Физика физик җисемнәр белән эш итә. Нәрсә икән соң ул физик җисем? (Укучыларның
фикерләре)
Физикада әйләнә-тирәдәге һәрнәрсәне физик җисем яки җисем дип атау кабул ителгән.
Мисал өчен... (Мисаллар китерәләр)
Физкультминутка
Укытучы сүзләр әйтә. Әгәр җисем булса, басалар, әгәр физик күренеш булса,
утыралар.
Өстәлдә яткан ике линейка нәрсә белән аерыла?
(Төрле материалдан ясалган: агач һәм пластмасса)
Димәк, җисемнәр бер-берсеннән нинди матдәдән ясалуы белән аерылалар. Физик
җисемнәрнең состав өлешләрен матдә дип атыйлар. Матдә – материянең бер төре.
Материя – безнең аңыбызга бәйсез рәвештә Галәмдә булган барлык нәрсә ул (күк
җисемнәре, үсемлекләр һәм хайваннар һ.б.).
(Мисаллар китерелә)
“Күренешләрне ничек өйрәнәләр?” дигән сорау җавпсыз калды. Моның өчен
күренешләрне күзәтергә кирәк. Шулай ук төрле инструментлар һәм приборлар ярдәмендә
тәҗрибәләр үткәрәләр.
5. Белемнәрне ныгыту
Бирелгән сүзләрне өч төркемгә аерырга: кашык, җил, яңгыр, парта, чәйнек, тимер, май,
бакыр, алтын, карандаш, яшен, кислород, су, китап, лампочка, су тамчысы..
6. Рефлексия.
- Бу дәрестә нәрсәләр белдегез?
- Физика фәненең кешелеккә нинди әһәмияте бар?
(Физика фәне казанышлары кешелеккә хезмәт итә...)
Өй эше: § 1-3, сораулар
Кулланылган әдәбият
А. В. Перышкин "Физика 7 сыйныф", Мәгариф, 2010
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа