close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

код для вставкиСкачать
Вахит Имамов
Язучы-прозаик Вахит Шәйхенур улы Имамов
1954 елның 18 мартында Татарстан
Республикасының Актаныш районы Иске
Байсар авылында колхозчы гаиләсендә туган.
1971 елда туган авылында урта мәктәпне
тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар
төзү берләшмәсендә металл кырдыручы
(токарь) булып эшли башлый. 1973 елда Казан
дәүләт университетының журналистика
факультетына укырга керә. 1975 елның
гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә
күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы
газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын
башкара. 1975 —1977 елларда гаскәри хезмәттә
булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе
район газетасында журналистлык эшен дәвам
иттерә, газета редакциясенең хатлар бүлеген
җитәкли.
 1982 елда В. Имамов, Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда
төпләнә. Төрле эшләрдә эшли: ике ел мәктәптә тарих фәнен укыта,
КамАЗның пресс-рам заводында биш ел буена мастер, участок
башлыгы, өлкән диспетчер вазифаларын башкара. 1990 елдан исә,
КамАЗ типографиясе базасында газета-китап нәшрияты
оештырып, шунда баш мөхәррир булып эшли. Бер үк вакытта, 1997
елның языннан бирле, ул Чаллы Язучылар оешмасын җитәкли.
Матбугатта В. Имамовның исеме җитмешенче елларның
урталарыннан күренә башлый. Беренче иҗат тәҗрибәләре —
лирик һәм юмористик хикәяләре, нәсерләре, әдәби-публицистик
язмалары әүвәл Актаныш һәм Балык Бистәсе төбәк газеталарында,
соңга таба республика көндәлек матбугаты битләрендә, күмәк
җыентыкларда, альманахларда басыла. 1988 елда Татарстан китап
нәшрияты яшь прозаикның тугыз хикәясен һәм бер повестен
эченә алган «Ир канаты» исемле мөстәкыйль китабын бастырып
чыгара, өч елдан янә ике яңа повесте («Күке», «Нәзер») һәм унлап
хикәясе тупланган «Нәзер» җыентыгы дөнья күрә. Бу әсәрләрендә
автор үзенең яшьлегенә туры килгән торгынлык чорының,
әхлаксызлык, алдау, гаделсезлек, бюрократия хөкем сөргән
«советча» яшәүнең кеше шәхесен гарипләндергән һәлакәтле
күренешләрен тасвир итә, нигездә авыл чынбарлыгын үзәккә
алып, төрле язмыш сынауларына дучар ителгән кешеләрнең
тормышчан образларын тудыра. «Нәзер» повесте һәм «Өмет»
хикәясе буенча Татарстан телестудиясе, соңыннан кыска
метражлы нәфис фильмнар төшереп, аларны әлегәчә кат-кат
телевизор экраннарыннан күрсәтә килә.
Ерак тарихи үткәнгә төп игътибарын юнәлтү белән бергә, В.
Имамов үзенең әдәби иҗатында татар халкының яшәешенә кискен
үзгәрешләр алып килгән якынрак заман темаларына да
мөрәҗәгать итә. Узган гасырның егерменче — утызынчы
елларында булып узган шаукымлы вакыйгаларның, крестьян
хуҗалыкларын көчләп күмәкләштерү, төрле репрессив ысуллар
белән халыкның рухи таза, җегәрле катлавын җинаятьчел бер
эзлеклелек белән юк итү сәясәтенең татар авылына нинди афәтләр
китергәнлеген тарихи реаль кеше образларында һәм картиналарда
калку итеп тасвирлаган «Тозлы яра» (2002) романы, шул ук узган
гасырның җитмешенче елларында КамАЗ төзелеше белән бәйле
вакыйгалар барышында зур бер төбәкнең табигый мохите
бозылуын, йөзьяшәр авылларның җир белән тигезләнүен
күрсәткән «Могикан» (2001) повесте — болар әдип иҗат
колачының киңлеге турында сөйли.

Шулай да әдәби иҗатта В. Имамовка киң танылу
китергән өлкә тарихи әсәрләрдер. 1982—1994
еллар дәвамында ул, даими рәвештә төрле
шәһәрләргә барып, архивларда сакланып яткан
документлардан татар халкының үткән тарихын
җентекләп өйрәнә һәм 1993 елда «Яшерелгән
тарих» исемле беренче документаль әсәрен яза.
Татар халкының XVI— ХУШ йөзләрдә алып
барган милли-азатлык көрәшен һәм яуларын
чагылдырган бу тарихи повестьның басма китабы
бөтен Россия киңлекләренә таратыла, һәм
укучылар тарафыннан хуплап каршы алына. 1994
елда әсәр, автор тарафыннан тәрҗемә ителеп,
дүрт йөз мең данә тираж белән рус телендә дә
чыга һәм галим-голәма арасында киң яңгыраш
таба. Шул ук туксанынчы еллар башында әдип
«Сәет батыр» исемле зур тарихи роман һәм
«Татарлар Пугачев явында» дигән яңа тарихидокументаль повесть язып тәмамлый. Баш
күтәргән Пугачев гаскәренең шактый зур өлеше
милли-дини азатлык өчен көрәшүче татар
крестьяннары, дин әһелләре һәм зыялыларыннан
булуын, алар белән сугыш кырында дистәләгән
татар полковниклары җитәкчелек итүен тарихи
документлар нигезендә бәян иткән бу ике
әсәрнең «Сәет батыр» исеме белән бер төптә
чыккан басмасы 1995 елда Татарстан Язучылар
берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләгенә
Әдәби иҗат эшчәнлегенең тарихи юнәлешен дәвам иттереп, В. Имамов 2001
елда тагы да борынгырак үткәнне — уникенче — унөченче гасырларда Дәште
Кыпчак далаларында, Идел буйларында, Болгар дәүләтендә, рус җирләрендә
булган катлаулы хәл-әхвәлләрне тарихи чыганакларга иҗат фантазиясен
кушып җанландырган, Чыңгызхан, Кол Гали, Юрий Долгорукий, Андрей
Боголюбский, Всеволод Зур Оя кебек тарихи шәхесләрнең образларын, эшгамәлләрен, индивидуаль холык-фигыльләрен күз алдына китереп бастырган
«Утлы дала» романын — ике китап итеп уйланылган эпопеясының беренче
китабын укучыларга тәкъдим итте.
Моннан 56 ел элек тапшырыла башлаган Тукай премиясенә быел 60нчы
язучы лаек булды. Татарстанның әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге
иң дәрәҗәле дәүләт бүләген, гадәттәгечә, шау-шу әйләнеп узмаса да, быел 60
яшен тутырган язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вахит
Имамов кандидатурасы беркемдә дә шик уятмады.
“Утлы дала” эпик әсәре өчен Вахит Имамов Тукай премиясенә лаек булды.
2001нче елда «Могикан» повесте
басылып чыга. Еш кына борынгы
тарихыбызга, ерак үткәннәребезгә
күз салып, тарихи шәхесләрнең
гаять катлаулы һәм каршылыклы
образларын тудырган язучы бу
әсәрендә бүгенге чынбарлыкка
мөрәҗәгать итә.
 Вахит Имамов тумышы белән Актаныш районыннан. Утыз елдан
артык ул Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итә, җирле язучылар
оешмасын җитәкли, “Мәйдан” журналының баш мөхәррире булып
тора.
 Вахит Имамов фронтовик-шагыйрь Әзһәр
Габидинең туган авылы Чукмарлыда
Әзһәр Габидинең кабере янында
(Сарман районы)
Мәктәп музеенда
Вахит Имамов Актаныш районында
Аксубай районы Хәсән Туфан
музеенда
Вахит Имамов Күҗәкә мәктәбендә очрашу вакытында
(21 октябрь 2010 ел.)
 Төзүче: Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе 7 класс
укучысы Гаязов Булат Дилшат улы
 Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Акмалова Шамилә Камал кызы
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа