close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

код для вставкиСкачать
Яр Чаллы шәһәре муниципаль
автономияле гомуми белем бирү
учреждениесе
«38 нче гомуми урта белем бирү
мәктәбе».
1992 елда Татарстан
Республикасында татар
теле–дәүләт теле буларак
кабул ителде.
Мин татарча сөйләшәм
Яр Чаллы шәһәренең 38нче гомуми урта белем бирү
мәктәбендә аеруча җанлылык хөкем сөрә: һәркөнне
диярлек дәресләрдән соң сыйныфлар укучыларның татарча
шигырь, җыр-моң тавышларыннан яңгырап тора –
репетицияләр бара. Республика күләмендә бара торган
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында
оештырыла алар. Бу акция 21 нче февральдән башланып 10
нчы апрельгә кадәр дәвам итә. Аның төп максаты –
халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшүгә
өндәү. Кибетләрдә, транспортта һәм башка көнкүреш
хезмәтләре күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне
гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү иде.
План буенча шәһәрнең “Диалог “ программасы”
Хуҗа Насретдинда кунакта” конкурсында “Кем
нәрсә ярата” һәм “Алтын балык”әкиятләрен 4д
рус телле һәм 5а татар балалары белән
сәхнәләштердек һәм призлы урынны яулау
бәхетенә ирештек. Безне Казан шәһәрендә
булачак Республикакүләм чарага үтүебез белән
котладылар.
Мәктәбебезнең укучылары белән ЯрЧаллы татар
Дәүләт драма театрына « Мин бит татар малае»
спектаклен карарга бардык. Бәхеткә каршы, анда
иркенләп татарча гына сөйләшергә һәм чын татар
сөйләмен ишетергә туры килде. Спектакльнең
эчтәлеге бик актуаль: татарлыкны, туган җиреңне,
телеңне һәм татар халкының гореф-гадәтләрен
саклауның кирәклеген ачып салды.
Март аенда 3-4 сыйныф укучылары белән “Мин татарча
сөйләшәм” акциясен дәвам иттек. Моның өчен үзебезнең
микрорайонга чыктык. Урамнарда, кибетләрдә түштамгалар,
сүзлекләр тараттык. Халыкны татар телендә сөйләшергә
чакырдык. Халык безне бик ачык каршы алды. Рус телле
балаларның татарча сөйләшүенә бик ихтирам белән карап,
аларның сорауларына җавап бирергә тырыштылар. Телне
белгән кешеләр балаларга сораулар биреп, аларны татарча
сөйләштердек. Балалар алдан интервью, диалоглар өчен
сораулар өйрәнеп куйганнар иде. Үзләренең татар телендә
халык белән татарча аралаша алулары аларны канатландырды.
Бигрәк тә яшьләр алар белән тиз аралашты.
Акциябез дәвамында татарча белмәүчеләргә “Минем
беренче сүзлегем” китапчыклары һәм түштамгалар тараттык.
Бу акция үткәрүгә әти-әниләребез дә бик зур ярдәм күрсәтте.
Китапчыклар һәм түштамгалар алар ярдәмендә бастырылды.
Хисап-регистрация үзәге
янында торучы апалар белән
дә мәш килеп татарча
аралаштык. Алар бездән
кечкенә генә “сорау” алдылар.
Безнең мәктәп урман янында
урнашкан. Урманнан кайтучы
чаңгычы Константин Петрович та
безнең белән тукталып сөйләште .
Ул КамАЗда цех башлыгы булып
эшли. Икетеллелекне бик хуплый
икән.
Без «Парк» автобус
тукталышында. Биредә
дә безне аңладылар. Без
аларны татарча
хушлашып, озатып
калдык.
Безне юл аша үткәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре
туктатты. Без алар белән дә рәхәтләнеп татарча
сөйләштек.

Безнең мәктәп каршында ЗАГС урнашкан. Менә без
ЗАГС та да икетеллелек кертә алдык. Яшь гаилә
коручыларга һәм ЗАГС хезмәткәрләренә үзебезнең
максатыбызны аңлаттык.
Башлангыч сыйныфлар
директор урынбасары
Ильина А.З. ның да татарча сүз
байлыгы бик зур икән. Ул
безне бу зур эш өчен хуплады,
аның мактау сүзләре безне
канатландырып җибәрде.
Без директорның кабул
итү бүлмәсендә сәркатип
белән татарча сөйләшәбез
Мәктәбебез директоры Г.Н.Шишканов та
татарча бик әйбәт белә. Безне шатланып үз
кабинетында кабул итте.
Ашханәдә Резедә апабыз белән һәр көнне
татарча сөйләшәбез, чөнки ул безне бик ярата.
Тәмле ашлар белән сыйлый.
Мәктәпнең
участок
инспекторы Руслан абый
белән
дә
татарча
курыкмыйча сөйләшәбез
Күбрәк йөргән саен балаларның
канатлары үсә төште, татар теленең
кирәклеген ныграк аңлый
башладылар.
Аннан юлыбыз “Казан
даруханәләренә” китерде. Анда
рус милләтеннән булган Наталья
Викторовна балаларга экскурсия
үткәрде. Аларны ике тел белүләре
өчен мактады.
Чәчтарашханәгә дә кердек. Осталар балаларны яратып
каршы алдылар. Ирина апа татарчаны яхшы аңлый икәнүзе мәктәптә татар телен яратып өйрәнгән булган.
Үзебезнең мәктәптә, тәнәфес вакытында, зур сыйныф
укучылары белән татарча рәхәтләнеп сөйләштек.
Акциядә 1750 кеше катнашты.
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа