close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

код для вставкиСкачать
Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз әниләребез, әбиләребез. Сезне шушындый матур
көнне мәктәбебездә күрүебезгә без бик шатбыз.
Сезне 8 март Халыкара хатын-кызлар көне
белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә
бәхетле картлык, тыныч тормыш, сәламәтлек
телибез.Шундый матур бәйрәмдә балалар
әзерләгән концертыбыз сезнең күңелләрдә бик
матур, җылы вакыйга булып озак еллар
саклансын иде дигән теләктә калабыз .
8 Март! Балачактан ук ул Әни бәйрәме
буларак дөньядагы иң зур, иң мөһим
бәйрәм булып истә калган. Шуңа җанга
бигрәк якынмы? Кояшлы язны алып килүе
белән ул күңелгә тагын да җылылык өсти,
йокыга талган өметләрне уята. Бигрәк
матур яңгырый бу 8 Март дигән сүз! Җир
йөзендә һәр хатын-кызны бәхетле иткән
көн бит бу.
Иң беренче халыкара хатын-кызлар көне 1911 нче
елның 19 мартында Европаның берничә илендә
бәйрәм ителгән. Россиягә, төгәлрәге, Петербургка ул
1913 елда килеп җиткән. Әле 19 гасыр ахырында
феминисткалар гына билгеләп үткән көнне БМО
1975 елда гына таныган. Шулай да, хатын-кызны
ир-ат белән бер үлчәүдә тигезләргә теләп, гүзәл
затларны көрәшкә күтәргән Клара Цеткин тәки үз
дигәненә ирешкән бит. Матурлык, нәфислек бәйрәме
барыбер революционерлык төсен саклап калган әле.
Хатын-кызлар бәйрәмендә дөнья ду куба. Һәр гүзәл
зат бу көнне үзен фәрештәгә тиңли. Ә нигә тиңли?
Хатын-кыз болай да фәрештә бит инде ул...
Борын-борыннан хатын-кыз җан җылысын,
матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә,
дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк
итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да,
җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул. Ә илнең көче
– яхшы гаиләдә. Бүген тормышыбызда хатын-кызның
роле гаять зур. Нинди генә өлкәне алсак та, алар
хезмәт салмаган урын юк, дисәк тә хата булмас.
Хөрмәтле гүзәл затларыбыз күпкырлы хезмәтләре
белән җәмгыятебезнең рухи-әхлакый нигезләрен
тотрыклы итүгә, ныгытуга, район, республика, ил
казанышларына бәһалап беткесез өлеш кертә. Гаиләдә
бала тәрбияләүдә, шул ук вакытта җитештерү
тармагында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп,
хатын-кызларыбыз соклану тудыра, тирән ихтирам
уята.
Хөрмәтле Хатын-кызларыбыз! Сезне
тагы
бер
кат
бәйрәмегез
белән
котлыйбыз.
Шушы
шатлыклы,
куанычлы көнегездә сезгә язның дәртле
сулышын, җәйнең сафлыгын, айның
серлелеген, йолдызларның гүзәллеген,
җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең
олысын, бәхетнең тулысын телибез!
8 мартны чәчәкләрсез күз алдына да
китерүе кыен
Чәчәкләр безнең уй -хисләребезне белдерә...
Һәм алар яшәүгә көч, ышаныч тудыра...
ЦИКЛАМЕННАР
КИЛЕШҮ
МАГНОЛИЯ
Миңа ышанмыйсың! ! !
КАНӘФЕР ЧӘЧӘГЕ
БЕР- БЕРЕҢНЕ ЯРАТУ
ГОРТЕНЗИЯ
ХИСЛЕ
МУРАЛЛАР
ТӘҮГЕ МӘРТӘБӘ МӘХӘББӘТТӘ АҢЛАШУ
ТЫРНАК ГӨЛ
КЫЗГАНУ
ЧАЛМАБАШ
ОЯЛЧАН
ГОРЕЧА́ВКА
АНЮТИНЫ ГЛАЗКИ
ЗӘВЫКСЫЗ
ТЫЙНАКЛЫК
КАЛЛА
КУПШЫЛЫК
ФРЕЗИЯ
ДӘРТСЕЗ МӘХӘББӘТ
ЛИЛИЯ
САФЛЫК
ОРХИДЕЯ
МАТУРЛЫК
ГВОЗДИКА
СОКЛАНДЫРГЫЧ
НӘҮРҮЗ ЧӘЧӘГЕ
ӨМЕТ ҺӘМ ЫШАНЫЧ
ФИАЛКА
ТУГРЫЛЫК
ЛАЛӘ ЧӘЧӘГЕ
КЫЛУЧЫ МӘХӘББӘТ
Сабыр, йомшак күңелле әниләребез, әбиләребез!
Бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә!
Киләчәктә безгә менә шулай тагын очрашырга
язсын. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып
калыгыз.
Балаларыгызны,
оныкларыгызны
сөендереп,
исән-сау булып, тыныч,
мул
тормышта яшәгез. Бәхетле булыгыз!
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа