close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

код для вставкиСкачать
Кичәне оештырды
педагог-оештыручы
һәм китапхәнәче
Н.Г.Хазипова
2012
Максат: 1. Әдипләребез, шагыйрьләребез, композиторларыбыз иҗат иткән әсәрләрдә
идеаллаштырылган ана образы күрсәтү.
2.Иминлек,бәхет, иманыбыз сакчылары-әнкәйләр мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
3.Укучыларның сәнгатьле сөйләм телләрен үстерү.
Җиһазлау: 7 классның “Әдәбият дәреслеге, И.Юзеев “Мехәббәт китабы, 5 классның “Әдәбият”
дәреслеге, Зөлфәт “Әнкәй” шигыре,
Кичәнең барышы:
С.Садыйкованың Р.Миңнуллин сүзләренә язылган “Әңкәй” җыры яңгырый. Музыка тына.
Алып баручы: Әни,әнием,әнкәем минем... Кояшның беренче җылысын без әнкәй куены аша
тойганбыз. Беренче йотым суны, беренче кабым икмәкне ана сөте алыштырган. Җиргә без
беренче тапкыр әнкәйгә таянып басканбыз. Әниләр-иминлек, бәхет, иманыбыз сакчылары. Һәр
ана баласын изге ният белән тудыра. Ул аның бәгыре, шатлыгы, өмете, киләчәге. Алай гына
түгел, бала ананың даны да. Ана мәхәббәте- бердәбер игелекле, тугрылыклы, эчкерсез һәм
фидакарь мехәббәт. Ул баласы турында кайгырта, киңәшен бирә, болганчык керләреңне
тәртипкә китерә.
Халыкның ананы идеаллаштыручы безнең әдипләребез, шагыйрьләребез,
компазиторларыбызның иҗат иткән әсәрләрендә дә ачык чагыла.
Музыкаль паузы
Укучылар яттан сөйли:
С.Хәким. “Әнкәй”
Кая барсам, кайда йөрсәм дә мин,
Күңелемә шулай тоела:
Пар кулыңа пар чиләгең асып,
Син чыгасың,әнкәй, коега.
Су алганчы юлга бер карыйсың,
Чиләкләрең тулгач, тагын бер.
“Бала күңеле далада”, дип, бәлки,
Үпкәләп тә йөргән чагыңдыр.
Изге теләк теләп үстердең син,
Бассыннар дип тизрәк аякка.
Шул сүзләрең синең искә төшә,
Юнәлсәм дә менә кай якка.
Кое янында син ишетерсең
Миннән сиңа хәбәр килгәнен,
Син һәркегә очрыйсыңдыр,әнкәй,
Мөлдерәмә килеш чиләгең.
Укучы яттан сөйли
“Клиндерләр эзлим.
Нәрсә салыйм икән әнкәйгә минАны, димен, чиксез сөендергән?
Хат ахырында гына әйтеп куя:
Оныта күрмә, улым, клиндерләр...
Картайды нык, тешләре дә төшкән,
Колакка да хәзер ул саграк...
Нигә инде шунда сорамаска
Берәр тәмле нәрсә,йомшаграк?
Кешеләрдән миңа бик уңайсыз:
Сине баккан ич ул, киендергән.
Зурдан кубып, имеш, күчтәнәчкә
Клиндерләр җибәр, клиндерләр?!
Ерактан ук барыбер күреп торам
Клиндерне чәйдә җебеткәнен.
Уйлыйм ул: арыш, бодай үскән
Басуларда озын юл үткәнен?
Бу дөньяда бары мин генә шул,
Мин генә шул аның көен белгән.
Буранмы ул, яңгырмы ул тыштаКлиндерләр эзлим, клиндерләр...
Музыкаль паузы
А лып баручы. Кеше шулай яратылгандыр инде. Без һәрвакыт нидер эзлибез, ашкынабыз
һәм еш кына тормыш ыгы-зыгысы белән иң газиз кешеләребезне онытабыз. Ә әниләр
һәрвакыт безне көтә.
Укучы сөйли:
И.Юзеев “Әнкәй” поэмасыннан өзек.
Cин нишлисең икән,әнкәй,хәзер?..
Улың киткән якка күзең текәп
Торасыңмы капка төбендә?
Аңлыйм,әнкәй, ямансудыр сиңа
Ялгыз яшәү картлык көнендә...
Авыр йөк күтәргән иңнәрендә
Чайкаламы парлы чиләгең;
Бер дә тик торалмас кулларыңда
Биеп торамы әллә иләгең...
Җылы бияләйләр бәйлисеңме,
Тыңлый-тыңлый дөнья хәлләрен?
Хатлар язам,
Көтәм.
Бу арада
Нигә килми,әнкәй, хәбәрең?
Син нишлисең икән,әнкәй,хәзер?..
Күз алдыңа китереп улларыңны,
Сулар сибәсеңме гөлләргә?..
Таңгы рәшә төсле
Ак чәчләрең
Таралдымы әллә мендәргә?...
Ник язмыйсың,
Хәлем имин диеп?..
Кайткач,
уйлыйм, әнкәй,
Сөюең кадәр.
Тирән кое казып бирергә,
Карт көнендә нигә иелергә,
Ерактан су ташып йөрергә...
“Илең чакыра икән, бар, балам”,- дип,
Озатуың чыкмый исемнән,
Өзгәләнү,
Ташлап китмә дию
Күренмәде синең төсеңдә.
Алып баручы: Улларын югалткан ана кайгысын, ил кичергән, аналар кичергән афәт,
хәсерәтләрнең ни дәрәҗәдә аяныч икәнең, ана образы белән туган ил төшенчәсенең берлеген
сүрәтли каһарман шагыйрь Муса Җәлил үзенең “Ана бәйрәме” шигырендә.
Укучы сөйли: М.Җәлил “Ана бәйрәме”
Алып баручы: Кешелекнең бөтен тарихы,барлык рухи үсеше ана куллары, аның акылы һәм
йөрәге аша үткән.
Укучы сөйли:
Әнкәй.
Кая барма, шунда әнкәй йөзе,
Кая барсам- әнкәй куңелдә.
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп яши гомергә.
Авырсаң янда тора ул.
Төн буе керфек какмый.
Ул саулыгын да кызганмый
Ул безне саклый-саклый.
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз.
Үпкәләмәсеннәр!
Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз.
Музыкаль паузы
Алып баручы: Һәр ана әле яңа гына дөньяга аваз салган нәниен җаныннан да артык күрә. Аның
өчен ул утка-суга керергә дә әзер. Ана кечкенәсенә якты өметләр баглый, хыялында аны иң
матур, иң акыллы, бик бәхетле итеп күрә. Ләкин һәр очракта да алай булмый инде.
Хәтерегездәдер, балалар «Сак-Сок» бәете. Сак –Сокка әйләнгән вакыйгасы җанны тетрәтә.
Укучы «Сак –Сок» бәетеннән өзек укый.
Без өйгә кайтмаганда,эзләп тә тамганда,
Ачулана иде әнкәй,күңеле тармаганда.
Бер көнне уйнап йөрдек, кич белән өйгә кердек.
Төн буе каргады әнкәй,иртә үзебезне кош күрдек.
Җидегә чыккан чакта ишектән йортка чыктык,
Кош булу хәсрәтеннән бигрәк күп кайгы йоттык.
Кайтканда, әткәй күреп елыйдыр аһлар әйтеп.
Китәбез урманнарга авылда бераз торык.
Әнкәй дә елый-елый,күзләре күрмәс булды.
Безгә дә өйгә кайту бер файда бирмәс булды.
Караңгы урман эче,күк кукрәп,яшен яшьни,
Давыл чыгып, урман гөрли,кар -яңгыр ява башлый.
Җил-давыл күтәрелгәч,аерылдык ике якка.
Каргышның сөременнән әйләндек Сакка-Сокка.
Алып баручы: Әле генә бергә яшәгән ике малай бер-берсен мәңге күрмәс кошларга әйләнгән. Ни
өчен? Чыннан да,кеше кошка әйләнә аламы соң? Әкиятләрдә генә болай була инде. Ләкин
тормышта кош булмасалар да ,бәхетсез булалар,язмышлары бик кызганыч була. Моңа алар
үзләре гаепле, чөнки әниләрен тыңламаганнар. Димәк, әниләрен тыңламаган, санламаган,
рәнҗеткән балаларга язмыш рәхимсез була.
Укучы сөйли:
«Елатмагыз әниләрне»
Елатмагыз әниләрегезне,
Төнге тәрәзәләргә каратып.
Догаларын, изге теләкләрен
Биргән алар сезгә яратып.
Елатмагыз әниләрегезне,
Күз тебәтеп юллар чатына:
Онытмагыз - сезне төп нигездә
Әнкәгезнең йорты чакыра!
Елатмагыз әниләрегезне,
Начар юлда йөреп,үсмердәнСезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә
Чәчләренә көмеш төс кергән!...
Елатмагыз әниләрегезне,
Бердәнбер бит алар, бердәнбер!
Сезне кеше итеп үстергәнче,
Күпме кайгы хәсрәт күргәндер!
Елатмагыз әниләрегезне,
Алар өчен мәңге бала сез!
Алар үлгәч,бөтен борчуларын
Җилкәгезгә алып каласыз!
Алар өчен мәңге бала сез!..
Музыкаль паузы
Инсценировка күрсәтелә.
“ Ана белән бала”.
Бала. Әнием,син нәрсә укыйсың?
Ана. Аллаһ белән сөйләшәм.
Бала. Әнием, ә син Аллаһка нәрсә дип әйтәсең?
Ана. Минем балам әти-әнисен дә,башка кешеләрне дә хөрмәт итсен, начар эшләр кылмасын иде,
дим.
Бала. Әнием, тагын нәрсә дип сөйләшәсең?
Ана. Менә тиздән балам зур булып үсеп җитәр.Ләкин ул үзенең татар милләтеннән икәнен, туган
телен онытмасын иде, дип әйтәм.
Бала. Ә тагын?
Ана. Минем балам бик тырышып белем алсын, тәүфыйклы,уңган булып үссен, илебезгә хезмәт
итсен, бәхетле булсын иде, дим.
Бала. Рәхмәт, әнием.
Алып баручы: Аналарыбыз тоя беренче давылны. Һаман да алар ышыклый, алар юата безне.
Аналарыбыз каршылый беренче кояшны һаман да алар уята, алар уйлата безне.
Укучы сөйли: Йөрәгем тибешен тәүге кат тоючы,
Җаныма, күңелемә канатлар куючы,
Күңелемнең төсләрен тәүге кат күрүче,
Өзелеп яратып тәүге кат үбүче.
Тәүге кат сүземне ул гына ишеткән,
Күңелемә, рухыма җылылык, нур сипкән.
Шифалы яңгырлар йөзеңне югандыр,
Табигать йөрәге кояшны куйгандыр
Нур сибеп, җылытып, яшә син, әнием!
Йөрәгең җылысын тоя бит нәниең.
Музыкаль паузы
1 а.б.
Газиз әнкәй!
Иң сөйкемле күзләр - әниемнеке.
Йомшак, җылы куллар - әниемнеке.
Иң-иң татлы сүзләр - әниемнеке,
Җан изрәткән җырлар - әниемнеке.
Синсез дөнья күрмәс идек,
Синсез берни белмәс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек!
2. а.б.
Иң кадерле кешебез син,
Сөекле әниебез.
Син булганга без бәхетле
Тыныч, рәхәт яшибез.
Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен, балкып янсын.
Әниләрнең нурлы йөзе
Гел көләч булып калсын.
Туган җирем ал чәчәкле
Гүзәл бакчабыз булсын.
Җиребез, зәңгәр күгебез
Шат җырлар белән тулсын.
Сабыйларның шат авазы
Җиргә ямь биреп торсын.
Ике алып баручы бергә:
Рәхмәт сиңа, әнием,
Рәхмәт сиңа барсына да.
Өстәл янына рәхим итегез хөрмәтле әниләребез!
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа