close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

код для вставкиСкачать
Актаныш районы
.
Авылым Колын тарихы.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназияинтернаты китапханәчесе Исламова Эльвира.
Актаныш, 30январь
Авылыбыз Колын
Нәсел тамырларын,
Яшәгән төбәгеңнең тарихын белү,
Аларны буыннар өчен тарихка
Кертеп калдыру-изге эш ул...
-2-
Авылыбызның юллары асфальт белән түшәлгән.
Колыным,көләч кояш
Нурларына ябынган.
Гүзәллеккә хәйран булып
Йөрим урамнарыннан.
Хис канатым кагып узам
Колыным урамыннан.
Сәбәп тә юк,юри киләм
Юлларны урауыңнан.
-3-
Авылыбыз Колын 2012 елда ,,Аек авыл” исеменә лаек булды.
Мин,авылым,сиңа гашыйк,
Тик ни хәлләр итәсең
Күзләремә яшьләр килә,
Уйласам да китәсен.
Мин бит хәтта дәва табам
Яңа яуган карыңнан.
Әй,авылым,минем өчен
Кадерле син барыннан.
-4-
Мәчет ,,Гөлчирә”
Авыл җирлеге мәчетләре арасында 2 ел рәттән ,,Өй алдыбызгөлбакча-2011, 2012” бәйгеләрендә Колын авылы мәчете 1урынга
лаек булды.
Туган авылым Колын! Әңкәмә тиң игелекле һәм газиз!Кендек каным
шунда тамган,тәүге адымнарымны шунда атлаганмын.Нинди генә
хәлләрдә калсам да,туган авылым мине үзенә сыендырырга әзер.
Бер кайтып,таныш сукмаклар буйлап урманымда йөрсәм,Типтәр
суында битемне юсам,авылым чишмәсеннән учыма алып су эчсәм-ел
әйләнәсенә җитәрлек көч-куәт алам мин.
-5-
Тарихыбыз ул,халык,ата-бабаларыбызның тормыш-көнкүреше,ил,туган
як язмышы.Без тарихны ясаучылар,ә тарих үз чиратында,җәмәгать
үсешенең һәр этабында,социаль-экономик формация буларак,киләчәкнең
көзгесе,безнең нигезебез булып санала.Шуңа да без тарихка аеруча
саклык,төгәллек мөнәсәбәттә булырга тиешбез.Кичәнең төп бурычлары
булып: үткәнебезне,бүгенгебезне киләсе буынга ничек җиткерә алабыз
икән,шулкадәр ул буын каршында,балаларыбыз,оныкларыбыз каршында
тарихи җаваплылык тотачакбыз.
Күп кенә эзләнүләрдән күренгәнчә,районыбыз тарихында да,авыллар
язмышында да әле ачылып бетмәгән фактлар,ак һәм кара таплар
бар.Беренче куллану мәгълүматлары сакланмаганга төгәлсезлекләр,капмакаршылыклар,ачылып җитмәгән вакыйгалар килеп чыга.Ләкин,ничек кенә
булмасын,киләчәккә бүгенге чынбарлыкны җиткерергә,безгә кадәр
булганнарны якынча гына булса да билгеле,төгәл мәгълүматлар булмаганда
тасвирларга тиешбез.
-6-
Максат:
1.Авылыбызда яшәүче халыкларның яшәү шартлары турында
мәгълүмат булдыру.
2.Туган авылыбызның күренекле кешеләре белән таныштыру.
3.Туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
1нче алып баручы: Актаныштагы 54 чакрым көньяккөнбатыштарак Баҗана елгасының сул кушылдыгы Инеш суының
уң һәм сул ярларында урнашкан.Авылда мәчет һәм Ындыр күлләре дә
булган.Кое суын файдаланганнар, 1921 елда 100 хуҗалыкта кое
булган.
Сәхибгәрәй ханнар 1523 елда Казан тирәсендә җир-суга хуҗа булу
өчен ярлык алган Шәехәхмәт Мөхәммәт улының балалары,
оныклары,Казан ханлыгы җимерелгәч, патша Федор Алексеевичтан
яңа ярлык алып,русларның кысуыннан качып, Ык буена килеп
урнашалар, биредә дә руслар кысрыклый башлагач,Ык елгасының
безнең як яр буена чыгып,авыллар төзиләр.XVI гасырда Мөшегедә
яшәгән Бүләк баба Дускайның нәселен дәвам итүче Морзакай баба
Юкачевның балалары 1701 елда Колын авылына нигез сала.Шул
хөрмәткә колын суеп, аш әзерлиләр, авылга әлеге игелекле җанның
атамасын бирәләр.
3-Иске ,Яңа һәм Мишәр зиратлары булу торак урынының
борынгылыгын, нинди катлам кешеләр яшәвен ачык сөйли.
1975 елда 6 башкорт катламындагы һәм 5 типтәр гаиләсендә 97 кеше
яши.
1884 елда хуҗалыклар-99 га,1902 елда 217 гә җитә.Халык саны
үзегәреше түбәндәгечә бара: 1859 елда-386, 1870-413,1884 елда-475,
1897 елда-694,1906 елда-642,1913елда-919, 1920-елда-854, 1926 елда790, 1938 елда-630, 1949 елда-377,1958 елда-340,1970 елда-379, 1987
елда-64 хуҗалыкта 170, 1993 елда шул кадәр йортта-188, 2010 елда
51 гаиләдә 123 кеше гомер кичерә.
Мәчетнең булуы 1837 елда телгә алына,аның каршында мәдрәсә
эшли.Авылда кредит ширкәте була.Җир мәйданы 1945,3 дисәтинә
тәшкил итә.Умартачалык белән дә шөгыльләнгәннәр.
Е.Пугачев явында авылдан 12 кеше старшина Табыш Абдуллин
командасында катнаша.1817 елгы VII ревизия нәтиҗәләренә
-7-
караганда 34 башкорт,35 типтәр катламындагы ир-ат Әхтәм
Яманколов командасына кертелгән.
Бөек Ватан сугышына алынган 66 яугирнең 52 се аннан әйләнеп
кайтмый. 6 кешегә кулак тамгасы тагыла.
Авыл халкы күмәк хуҗалыкка берләшеп, совхозга кушылып көн
күрә,хәзер ,,Әнәк” агро фирмасына керә,авыл Пучыга салдырган,те
сабына яшәгән Гөлчирә мәчете һәм мәдрәсә,җәйге мөселман
аланының халыкны тәрбияләүдә йогынтысы көчле.Әлеге игелекле
эшчәнлекнең башында Мостафиннарның әнисе Әлфия Хәйруллина
тора.Алар имам-хатыйп гаиләсе өчен дә йорт төзеттеләр.
1нче укучы: Авзалов Шәйхенур (1918-1957)
1939 елда хезмәткә алынып,Бөек Ватан сугышында катнашып,хәрби
бурычыннан 1946 елда азат ителә.Хуҗалыкта эшли.
Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Әхмәдишин Сәлимҗан Мөхәммәтҗан улы
( 15.09.1930)
4 нче сыйныфны тәмамлау белән күмәк хуҗалык эшенә җигелә,4ел армия
хезмәтеннән калган бар гомере авылында үтә.Үзлегеннән тракторчы Җәен
комбайнда, кышын тракторда эшли.Эттергечле трактор Колыннан Иске
Айманга кадәр араны күтәртә.
Лаеклы ялга чыккач, кибеткә товар ташый, халыктан сөт җыя, авыл
янындагы агачлыкны саклый.1973 елның 7 декабрендә Хезмәт Кызыл Байрагы
ордены белән бүләкләнә.
4 улы да техниканы үз итеп үсә.Тимерҗаны ,,Әнәк” агрофирмасы ҖЧҖ
директорының механикалаштыру буенча урынбасары булып эшли.
-8-
2нче укучы: Вәҗиев Назыйф Вәҗетдин улы
( 10.02.1925-26.04.2004)
Хезмәт юлын 1940 елда ,,Париж Коммунасы» хуҗалыгында колхозчы булып
башлый.1943 елда илне саклаучылар сафына баса,1948 елда хәрби бурычын
үтәп кайта,авылда эшен дәвам итә.1949 елдан эшчәнлеге сәүдә белән
бәйләнә.Пучыдагы ашханә мөдире (1949-1951),раймаг мөдире була.(19511954).4ел ,,Кызыл көч”артелен җитәкли.1958-1985 елларда Пучы
кулланучылар җәмгыяте рәисе,инструктор,кооппредприятие директоры
хезмәтләрен башкара.
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр иясе.
Вәҗиев Сәях Вәҗетдин улы
(15.10.1923-1988)
Хезмәт юлын 1938 елда Казан гармун фабрикасында слесарь булып
башлый.1941-1942 елларда Хәзерләүләр министрлыгының Калинин районы
вәкиллегендә статист булып эшли.Аннан илне сакларга чакырыла.Яраланып
кайткач кулланучылар җәмгыяте белән бәйли: хәзерләүләр конторасында,
кулланучыларның район берлегендә баш хисапчы, икътисадчы,өлкән апчы
булып эшли.Рәсеме Мактау тактасына, исеме Мактау тактасына, исеме
Мактау китабына кертелә.Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы
ордены,медальләр белән бүләкләнә.Пучыда яши, шунда җирләнә.
3 нче укучы: Вилданов Кәрам Вилдан улы
(1913-1992)
Ватаныбыз азатлыгын саклауда катнаша.Хуҗалыкта умартачы булып
эшли.I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр иясе.
Гыйлаҗев Әбугали Гыйлаҗ улы
(1925-1998)
Ил бәйсезлеген яклауда катнаша (1943-1944). МТСта агроном
була.Белеме-махсус урта, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.
1963 елдан ,,Айман”совхозында бригадир булып эшли.Бригада фермасында
5200 сарык асрала.Ел саен 100центнердан артык йон саталар.
-9-
Алдынгы коллектив җитәкчесе 1973 елның 6 сентябрендә ,,Почет
билгесе”ордены белән бүләкләнә.Ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены,
медальләр иясе дә.Исеме ,,Айман”совхозының Мактау китабына кертелә.
4 нче укучы:Имамов Мәхмүт Мәхтүм улы
(7.05.1956)
Пучы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң үзенең язмышын, киләчәген
туган авылы белән бәйләде.Ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә ул
трактордан төшеп китте.Исән-имин әйләнеп кайткач, корыч айгырга
утырып, уңыш буразналарын сызуын дәвам итте.
Кушылганны гына көтеп ятмады, кирәк чакта эшләрен үзе белеп, теләп
башкарды
Тырышлыгы, билгеле, уңыш-дан китерде, әмма аңа карап масаймады,
батырып эшләвен дәвам итте.ВЛКСМ Үзәк Комитетының ,,XI бишьеллык
ударнигы” булды, Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең
Мактау кәгазе белән бүләкләнә.Совет чорында рәсеме Мактау
тактасыннан төшми.Хәзер дә тракторы белән хуҗалыкны сөендерә.
III дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнә. (1986).
Имамов Хисам Имам улы
23.06.1920.
1940 елның 1 октябрендә армиягә алына, Төрекмәнстанда ил чиген
саклаша. Сугыш башлангач, яуга озатыла. Смоленск, Калинин шәһәрен
дошманнан саклауда катнаша. Чигенү газапларын кичерә. 1942 елның 21
августында Старица янында бәрелештә каты яралана. Березникида 9 ай
дәвалана, уң аягын кисәләр.1943 елның маенда II төркем инвалид булып,
авылына кайтып төшә. I , II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр
белән бүләкләнә. ,, Париж Коммунасы” күмәк хуҗалыгында хисапчы, Киров
исемендәге һәм ,,Айман” совхозында 17 ел умартачы булып эшли.1944 елда
үзенә яр иткән Разия белән 6 бала үстерәләр.
-10-
5 нче укучы: Исламов Тәлгать Сәгъди улы.
(13.03.1928-16.02.1995)
1940 елда ,,Октябрь” хуҗалыгында эшли башлый, хезмәтен 1994 елга
кадәр дәвам итә.Терлекчелектә эшли.1976 елның 23 декабрендә ,,Почет
билгесе” ордены белән бүләкләнә.
Исламова Зөлфирә Шәфигулла кызы
(1941)
Кызын кулына алып, ныклап сөяргә дә өлгермәстән, әтисе
Ш.Насыйбулллин сугышка китә, аңа сабыен кабат күрү насыйп булмый.
Кыз мәктәпкә тырышып укый, сәнгатьне ярата, оста биюче һәм җырчы
була. Минзәлә медицина училищесын бик яхшы билгеләренә тәмамлап,
юллама белән 1960 елда Пучы участок хастаханәсендә хезмәт юлын башлый.
Аны 1988 елда Пучы ветераннар йорты директоры итеп куялар.
Ул җиргә кешеләр бәхете өчен яратылган, гомеренең һәр мизгеле игелекле
эшләр белән сугарылган.Җиңел, җитез, үз хезмәтенә һәм хезмәттәшләренә
таләпчән була.
1999 елда аҗа Президент Указы белән ТРның Мактау грамотасы
тапшырыла.
Ире Мөхтәр белән бергә бер ул, ике кыз үстерәләр.
Кәримова (Талипова Зифа Гата кызы)
(16.05.1950-2010)
Яугир,җирлектә 120 гектар агач утыртып, тәрбияләп үстергән урман
-11-
сакчысы гаиләсендә дөньяга килгән игезәкләрнең берсе.Сыҗары Илиза
белән Иске Айман сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, ул мәдәният-агарту
училищесына Алабуга шәһәренә, туганы Пучы урта мәктәбенә укырга
китәләр (1966).Зифа, мәдәният хезмәткәре,хор коллективы җитәкчесе
белгечлеге дипломы алгач, 1969 елда юллама буенча Баулы районына эшкә
җибәрелә.1969 елның 1 августыннан Димтамак авылында мәдәният
йорты директоры булып эшли башлый.1971 елда ул оештырган хор
коллективы ТРда призлы икенсе урынга чыгып, җиңүче исеменә лаек
була.Шул елны Казан дәүләт мәдәният институтының китапханә
бүлегенә читән торып укырга керә һәм аны 1976 елда уңышлы
тәмамлый.1975 елдан авыл китапханәчесе мөдире хезмәтен башкара.Эш
күрсәткечләре буенча ,авыл, район, республика чараларында актив
катнашканы һәм төрле юбилейлар уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгы,
район мәдәният бүлеге,җирле,хуҗалык идарәсе тарафыннан күп төрле
Мактау кәгазьләренә лаек була.1996 елның 8 февралендә Татарстанның
атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була.Ире
белән ике кыз үстерәләр. Туганы-Илиза Шәвалиева Актанышта яши,
шулай ук лаеклы ялда инде.Ул югары белемле галим-агрономикътисадчы.Хуҗалыкларда икътисадчы, хисапчы, авыл хуҗалыгы һәм
азык-төлек идарәсендә баш финансчы булып эшләде.
6 нчы укучы: Мәҗитов Рәзим Нургали улы
(13.02.1937)
Кызыл армияче гаиләсендә туа.Әтисе 1910елгы була,ак финнарга каршы
сугышта һәлак була.
Рәзим башлангыч белемне авылында ала.Тормыш авырлыкларына
карамастан,җидееллыкны Исәнсеф авылында,урта мәктәпне Пучыда
тәмамлый.КДУ да укый.Уфага эшкә җибәрелә,анда 18 ел эшли.Чаллыга
-12-
кайта,пединститутта,КамПИда укыта.Доцент.Фәннәр кандидаты.
Пермьда эшләгән, гомер буе балалар укыткан хөрмәтле укытучы 2003
елдан лаеклы ялга чыга.
Бер кызы,бер улы бар.
Могълиев Фәрвәҗетдин Могъли улы
(9.08.1916-19.09.1988)
Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач,1938 елда Балтач
район җир бүлегендә зоотехник була.1938-1946 елларда армия
сафларнында хезмәт итә,яуда катнаша.Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан
сугышы ордены “1941-1945 еллардагы Бәек Ватан сугышында Германияне
җиңгән өчен”,аннан юбилей медальләренә лаек була.
Сугыштан соң Калинин районы җир бүлегендә үз һөнәре буенча хезмәтен
дәвам итә.1951елда “Кызыл Сөн”хуҗалыгы рәисе булып сайлана.
1956 елдан хуҗалыкның алыштыргысыз баш зоотехнигы була,атказанган
колхозчы.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены(6.09.1973),медальләр белән буләкләнә.
7 нче укучы: Рәхмәтуллин Шәрхемулла Хаҗи улы
(10.05.1910-17.04.1991)
1935 елдан Пучыда раймаг мөдире булып эшли.1941-1945 елларда илнең
азатлыгын саклауда катнаша.Аннан Пучы кулланучылар җәмгыяте
рәисенең хәзерләүләр буенча урынбасары(4.03.1945-17.03.1947),урта
мәктәптә хуҗалык мөдире(1949-1970) хезмәтләрене башкара.
I дәрәҗә Ватан сугышы ордены,медальләр иясе.
Сафин Эбелхарис Әхмәтсафа улы
(1915-2000)
Дүрт дистә ел хуҗалыкта, аннан совхозда эшли, алдынгы шофер санала.
1941-1945 елларда яуда катнаша.
Кызыл Йолдыз, I дэрэҗә Ватан сугышы орденгы ордены, медальлэр белэн
бүләкләнә.
-13
Сәхаухов Мирас Әслах улы
(14.11.1948)
Тууына ун көн үтүгә, ул ятим кала: бала тапканда ясалган уңышсыз
операциядән әнисе якты дөнья белән хушлаша. Тагын әтисен 1949 елда 5
елга төрмәгә ябалар, сугышта әсирлеккә төшкәнен исенә төшерәләр.Малай
дини, изге җанлы әбисе тәрбиясендә кала.Әтисе 1954 елда кайта, аның
артыннан яуда тапшырылмый калган III дәрәҗә Дан ордены да әзләп таба.
Әмма әсирлек, төрмә газаплары 1962 елда әтисенең дә гомерен өзә.
Малайны Арча ягындагы Субаш Атына җибәрәләр, шундагы интернатта 3
ел яши.Аннан 17 яшьлек үсмер Казандагы радиокомпонентлар заводына
токарь булып урнаша. 4 елда үз эшенең остасына әйләнә. 1969 елда ЙошкарОла политехник институтына керә. Казанда авыр атлетика белән
шөгыльләнә башлаган егет монда уңыш казана: бу төр буенча спорт остасы
исемен ала. III курста чагында институтта физкультура укыта. Тәртипле,
тыйнак, хезмәт сөюче якташыбызны яраталар, хөрмәт итәләр.
1974 елда юллама белән Минзәләгә эшкә җибәрәләр. Юртау, Минзәлә
урманчылыгында урманчы, баш инженер, урман хуҗалыгы директоры була.
6 ел район башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифаларын
башкара.Аннан ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының
Кама буе төбәк идарәсендә дәүләт инспекторы булып хезмәт куя.
Хатыны Гөлүсә Гариф кызы белән 2 кыз үстерәләр.
-14-
8 нче укучы: Тимеров Хәлил Сәхипгәрәй улы
(08.10.1955)
Тукай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, районга кайта. Ике
хуҗалыкта зоотехник булып эшли. 1982 район авыл хуҗалыгы идарәсе
тәкъдиме белән “Авангард” хуҗалыгына зоотехник-селекционер булып
китә. Үрчем бик аз алынганлыктан, рәис Геннадий Мортазин: “Бозауларны
ишәйтергә алынмыйсыңмы, каршы килсәң дә үпкәм юк”, -дип күңелендәге
серен ача.
Хәлил ризалаша, 1984 елның апреленнән ясалма орлыкландыру технологы
хезмәтенә ихластан тотына. Аңа кадәр 100 сыерга 67 генә бозау алынса, ул
эшли башлагач, әлеге күрсәткеч 101 гә үк җитә.
Технолог районда гына тугел, Татарстан, Россия күләм ярышларында
җиңү яулый.
ТРда 4 тапкыр, 2003 елның 11 сентябрендә үткән бәйгедә I урын яулый.
ТР Илбашыбыз Рәхмәт хатына, Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары
күргәзмәсенең көмеш медаленә лаек була.
Татарстаннын атказанган терлекчесе (2005).
Хатыны- Чуракай мәктәбенең уку-укыту бүлеге мөдире Вәсилә белән ул
устерәләр .
Хәйруллин Сәмигулла Хәйрулла улы
(1926-1997)
Бөек Ватан сугышында булып кайтканнан соң 1948 елда Калинин
-15-
районының “Сталин юлыннын ” газетасы мөхәрриятендә эшли башлый.
Мәскәүдә СССР Журналистлар берлегенең икенче съездында делегат булып
катнаша. Районнарны берләштереп, Минзәләдә биш район өчен күмәк
газета чыгара башлагач, шунда эшкә күчә һәм 35 елга якын Минзәлә район
газетасында җаваплы сәркатип вазифасын башкара. Газета чыгару өстенә
үзен балалар әдәбиятында һәм проза жанрында сынап карарга тели, 1966
елда балалар өчен “Иң кадерлесе” дип исемләнгән китап чыгара.
1962 елда “Казан утлары” журналына “Баҗана буенда” дигән повестен
биреп карый.
2нче алып баручы: Бернинди җавап алмый. Район газетасында хезмәт
куючы журналистны үз араларын кертергә теләмәгәннәр, курәсең.
“Баҗана” (мөхәррир Вахит Имамов аның исемен шулай кыскарткан)
повесте авторның вафатына 11 ел үткәч басылды: 2008 елда Чаллыда
дөнья күрде.
Чал тарихлы кешелек дөньясы алга баруын дәвам итә.Айлар,еллар
үтә.Гасырлар агышы,кәгазьдә генә түгел,ташка язылган истәлекләрне дә
юа бара.Инде кеше хәтере турында әйтеп торасы да юк.Тарих өчен ул бер
мизгел генә.Шуңа күрә дә авылыбызның булган барлык истәлекләрен,мәдәни
мирасын саклап калу һәрбер кешенең изге бурычы булырга тиеш.
-16-
Кулланылган әдәбият:
1 . Ф.М.Муратов ,Й.Ә.Хуҗин Актанышым-туган җирем.- Казан,2010.-504б.
2.Ф.Г.Гарипова. Аккошлар иле –Актанышка сәяхәт.- Казан,2010.-167б.
3.Э.И.Сафина. Милли-мәдәни мирасыбыз: Актаныш. – Казан,2010.-415б.
4.И.Хәлиуллин. Актанышым –ак илем. – Казан,Идел-Пресс,2010.-539б.
5.Л.Дәүләтова.Яшисең килеп яшә!Җырлар һәм шигырьләр.Кереш мәк.авторы
Р.Вәлиев.-Казан:Татарстан.кит.нәш.,2006.-127б.
-17-
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа