close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

код для вставкиСкачать
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап
Бөреләнде,
чәчәк атмады.
Тыл ветераны Хаматдинова Хәдичә апаның истәлекләре.
V сыйныф укучыларының иҗади эше.
Сыйныф ңитәкчесе Мингалимова
Резедә Рәшит кызы
2014 нче ел
Гомәрова Хәдичә Мөхәммәтҗан кызы 1913 елда Минзәлә районы Яңа
Байлар авылында туган. Әнисе (Гарифуллина-кыз фамилиясе) - Ситдикова
Мөнирә, әтисе - Ситдиков Мөхәммәтдин. Әтисе Хәдичә әби кечкенә чагында
ук үлгән, шуңа күрә бик яшьли ятим кала. Ул абыйсы Мөхәммәтдинов
Мөбәрәкҗан, энесе - Мөхәммәтдинов Мөхәмәтнасих белән үсә. Яшь чагы
,үсмер чагы дөньяның авыр вакытларына туры килә. Ачлык хөкем сөрә. 1928
нче елларда, колхозлар оеша башлагач, колхозда эшли башлый . Күп
ачлыклар, авырлыклар кичерергә туры килә. Урманнан юкә ташыйлар,
чабата үрәләр. Урманнан чана, арба белән утын ташыйлар. Ашлык уырга
йөриләр. Әнисенә ияреп, Сиблотта боярга, хезмәт көненә кашыклап кара
арыш оны биргән чакларда, авыр хезмәтләрдә була. Юл төзү эшләрендә
катнаша. Тачка белән ком-таш ташып юллар салуда катнашкан, читкә урман
кисәргә йөргән. Колхозда ул үгез җигеп, ашлык көлтәләре керткән. Плугар
булып йөргән. Төнлә белән арып, йоклап китеп, сабан арасына эләгә. Чак
кына исән кала.
Һәрвакыт ирләр урынына җигелеп
тормыш кичергән, ындыр
табагында, басуда бер үзе каравыл торган. Курку белмәс батыр татар хатыны
булды ул Хәдичә әби.
Алабута, үләннәр ашап авырлыкларны кичерде. Җәяүләп маллар куып
йөрде, төрле эшләрдә катнашты.
1941нче елда сугыш башлангач, ире Гумеров Шайморат сугышка
китә.Тора-бара авылдагы ир-атлар фронтка китеп бетә, тормышлар
авырайганнан авырая бара. Хәдичә әби колхоз тәртәсенә җигелеп эшли
башлый. Авылга кара мөһерле хатлар килеп тора.Шайморат абый да
сугыштан кайтмый, ил азатлыгы өчен һәлак була. Кайгы-хәсрәт өстенә
колхозны яшәтү, фронт өчен азык-төлек хәзерләү бурычы да төшә
тылдагылар иңенә. Түзәләр, ач-ялангач димиләр, көнне-төнгә ялгап эшлиләр.
Хәдичә әби тылда фронт тоткан авылдашлары арасында аруны белмичә
тырышып эшли. Шушы хезмәт сөючәнлеге аны гомере буе озата килә.
-Бар көчне куеп, дәүләт заданиесен үтәргә кирәк, тыл фронтның терәге
булырга тиеш иде. Тырыштык. Норманы ике-өч тапкыр арттырып үтәмәгән
чак булмады. Сугышның ачысы әле һаман хәтерендә. Ул аның яшлеген
алган. Энеләре Мәхәммәтдинов Мөбәрәкҗан һәм Мөхәммәтнасих Ватан
сугышында һәлак булалар.”Исән булсак, бер кайтырбыз, кояш кебек
әйләнеп...” дип җырлап, урам әйләнеп фронтка киткән ир-егетләрнең бик азы
гына кайта. Хәдичә әби гомере буе ирен сагынып яши.
Ире сугышка китәр алдыннан улы Гомәров Нәҗип туып кала. Улы
кечкенә булса да, өйдә берүзен калдырып эшкә йөри.Малаен әнисе Мөнирә
әби белән үстерәләр.Нәҗип абый кечкенә чагын болай итеп искә ала: ”Әни
белән әби колхозга эшкә йөриләр.Өйдә ялгыз гына калгач, куркудан каз оясы
астына кереп кача идем.Тәрәзәдән карап, ач көенчә утыра идем”.
Бервакыт улы Нәҗипне ияртеп “Баян” кушаматлы ат белән район
үзәгенә Хуҗәмәттән ут баганалары ташый. Нәҗипне олы юл кырыенда үзен
генә калдырып китә. Көне буе кечкенә малай әнисен көтеп утыра. Караңгы
төшкәч кенә Хәдичә әби улын атына утыртып, кайтып китә.
Туганнан алып дөньяның бөтен авырлыкларына бирешмичә,
зарланмыйча, авыр булды дип тә әйтмичә кичергән кеше ул.
Гомер буе үз хуҗалыкларын алып баручы булды ул. Ашарга әзерләү,
йорт, хуҗалык эшләре барысы да аның өстендә булды. 5 онык тәрбияләп
үстерде, оныгы Индираның кызын да бик озак еллар карады.
Хәдичә әби кебек тырыш кешеләр ярдәме белән бөек Җиңү көне
якынайган.
Хәдичә әби соңгы көннәренә кадәр улы Нәҗип һәм килене Клара
янында Яңа Байлар авылында яшәде.
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа