close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

код для вставкиСкачать
Казан шәһәре Совет районы
МББУ “93 нче гимназия”
Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш
билгеләре
(дәрес эшкәртмәсе)
Автор:
Татар
теле
һәм
әдәбияты
укытучысы
Сайфуллина Роза Ралиф кызы
Дәрес темасы: Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.
Ι. Максат:
1. Фәнни максат: Тезмә кушма җөмләләрне, теркәгечсез тезмә кушма
җөмләләрдә тыныш билгеләре куелышын үтелгәннәргә нигезләнеп искә
төшерү.
2. Коммуникатив максат: Тыныш билгеләрен дөрес куя белүләренә ирешү,
сөйләм телләрен үстерү.
3. Тәрбияви максат: укучыларда татар әдәбияты һәм мәдәниятенә карата
кызыксыну уятырга, мәхәббәт хисләре тәрбияләргә омтылу.
ΙΙ. Бурыч:
1. Күнегүләр нигезендә теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш
билгеләрен дөрес куя белү күнекмәсен булдыру;
2. Укучының үз эшенә бәя биреп, нәтиҗә ясап, үз фикерен дәлилли белү
күнекмәләрен үстерү.
ΙΙΙ. Принцип:
1. Дидактик принциплар: фәннилек, уку- укыту һәм тәрбиянең берлеге,
аңлаешлылык;
2. Гомум методик принциплар: коммуникатив;
3. Психологик принциплар: укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тоту.
ΙV. Укыту ысуллары: аңлату –күрсәтү, өлешчә эзләнү.
V. Укыту алымнары: дәреслек белән эшләү, карточка белән эш.
VΙ. Дәреснең төре: гомумиләштерү
VΙΙ. Җиһазлау: җөмләләр язылган карточкалар.
Дәрес планы
Ι. Башлам өлеше(1мин.)
ΙΙ. Актуальләштерү этабы: (10мин)
1. Өй эшен тикшерү(теркәгечле тезмә кушма моделенә туры килгән 3
җөмлә язып килергә иде):
2. Алдагы дәрестә өйрәнелгән тема белән бүген аласы белем арасында
бәйләнеш булдыру.
ΙΙΙ.Гомумиләштереп кабатлау:(20 мин.)
3. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә янында нинди тыныш билгеләре куелуы
хакында укучылар белән сорау- җавап рәвешендә әңгәмә оештыру;
4. Тактада җөмләләр язу һәм тыныш билгеләренең куелышын аңлату,
җөмләнең схемасын төзү;
3. Нәтиҗә.
ΙV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы:(10мин.)
1. Язма рәвештә бер күнегү эшләү;
2. Карточка белән эш(җөмләләрдә кирәкле тыныш билгесен куеп, янына
схемасын төзергә), мөстәкыйль эш кебек бара;
V. Йомгаклау: (3 мин.)
VΙ. Өй эше:(1мин.) Берәр әдәби әсәрдән теркәгечсез тезмә кушма
җөмләләрдә тыныш билгеләре куелышының һәр очрагына 2шәр мисал язып
килергә.
Дәрес барышы
Ι. Башлам өлеше:
Укытучы: Исәнмесез, укучылар!Утырыгыз!Барыгыз да бармы бүген?
Укучы: әйе!
Укытучы: Бик яхшы!Кайсыгыз дежур?
Укучы:мин!Тактага чыгып числоны язып куй, ярыймы?
Укучы:ярый!
ΙΙ. Актуальләштерү этабы:
Укытучы:Укучылар, сезгә өй эше итеп нәрсә бирелгән иде әле?
Укучы: Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр язып килергә, аларның
схемасын төзергә иде!
Укытучы: эйе, эшләдегезме? Әйдәгез һәрберегез тактага чыгып үзенең
мисалын яза һәм без аны бергәләп тикшерәбез. Киттек!Кайсыгыз
беренче?Әйдә,Инзилә,чык.
Укучы: (....).
Укытучы: Бу нинди җөмлә?
Укучы: Теркәгечле тезмә кушма җөмлә, (мәсәлән, каршы куючы теркәгеч
белән бәйләнгән)
Укытучы: дөрес!схемасын да сызып күрсәт эле безгә?
Укучы: {...}, һәм {...}.
Укытучы: Молодец, утыр!(шул рәвешле тагын берничә укучының өй эше
тикшерелә).
Укытучы: Ярый,укучылар!без сезнең белән үткән дәрестә нинди тема
үткән идек?
Укучы: Кабатлау дәресе булды, теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдә
тыныш билгеләре дигән тема үттек.
Укытучы: Дөрес!Һәм нинди нәтиҗә ясадык без сезнең белән ул
көнне?Нинди тыныш билгеләре куела дидек?
Укучы: Өтер куела, бер искәрмә бар: Һәм теркәгече ярдәмендә теркәлгән
тезмә кушма җөмләдә һәр ике гади җөмләгә дә караган уртак кисәк булганда,
һәм теркәгече алдыннан өтер куелмый.
Укытучы: Шулай! Ә бүген без сезнең белән теркәгечсез тезмә кушма
җөмләләрдә тыныш билгеләренең куелышын карап китәбез!алар янында
нинди тыныш билгеләре куела икән?Монда инде өтер генә түгел, ә башка
тыныш билгеләре дә куелырга мөмкин.
ΙΙΙ.Гомумиләштереп кабатлау:
Укытучы: Исеменнән үк күренеп тора инде бу безнең теркәгечсез тезмә
кушма җөмлә, димәк, бу очракта бәйләүче чара булып теркәгечләр
катнашмый, ә нәрсә ярдәмендә бәйләнәләр икән гади җөмләләр үзара?
Укучы: санау һәм каршы кую интонацияләре ярдәмендә.
Укытучы: Бик дөрес! Ә тыныш билгеләренә килгәндә, исегезгә төшмәсме
икән нинди тыныш билгеләре куела дип өйрәнгән идегез 8 сыйныфта?
Укучы: Сызык, нокталы өтер, өтер куела.
Укытучы: Дөрес, хәзер кайсы очракта өтер, кайсы очракта нокталы өтер
һәм кайсы очракта сызык куелуын искәртеп үтик. Әгәр дә җөмлә кискен
каршы куюны яки вакыйгаларның кинәт алмашынуын белдерә икән,
гади җөмләләр арасына сызык куела. Мәсәлән: Бер барды, ике барды –
тегесе өйдә булмады.
Икенче очрак: Гади җөмләләрнең үз эчләрендә өтерләр булса яки алар,
бик җәенке булып, бер-берсенә тыгыз бәйләнмәгән булсалар, андый
җөмләләр үзара нокталы өтер белән аерыла. Мәсәлән,Бер чыпчык,
авызына йон кабып, оясына менеп бара; өй кыегында күгәрченнәр гөрләшә;
нигез туфрагында тавыклар коена; яшел чирәм өстендә кызыл бозау
сузылып ята.
Өченче очрак: Югарыда әйтелгән шартлар булмаганда, теркәгечсез
тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр бер- берсеннән өтер белән
аерылалар. Мәсәлән,Безнең барактан ун гына сажин җирдә бик зур бакча
бар, уртасыннан кечкенә генә елга да ага.
Искә төштеме укучылар?
Укучы: Бераз искә төште.
Укытучы: Ярый, без хәзер берничә мисал нигезендә тыныш билгесе
куелышы өстендә эшләрбез, бергәләп анализ ясарбыз. Берегез тактага чыга,
мин хәзер җөмләләр яздырам һәм тыныш билгесенең ни өчен куелганын
аңларга тырышырбыз . Әйдә, Илзирә, чык!Схемасын төзе, ия белән хәбәрен
тап.
Укучы: (...)
Укытучы: Утыр, рәхмәт!(берничә укучы шул рәвешле чыгып эшли).
ΙV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы:
Укытучы:Аңлашылдымы инде хәзер? Истә ныграк калсын өчен тагын
берничә мисал карап карыйк әле! Әле генә эшләгән тәртиптә эшлибез,
активрак булыгыз, курыкмагыз!(Берничә укучы чыгып яза).
Молодцы, укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер әйдәгез мөстәкыйль эш эшләп
алабыз!мин сезгә теге дәрестәге кебек җөмләләр язылган карточкалар
таратам, грамматик нигезләрен табып, асларына сызасыз, җөмләнең
схемасын төзисез һәм төрен язасыз.(карточкалар таратыла).Бирем
аңлашылдымы, укучылар?
Укучы: Әйе!
Укытучы: Эшли башлагыз, 5 минут вакыт сезгә, бу эшегез шулай ук
бәяләнәчәк. Эшләп бетердегезме, укучылар? Эшләрне җыеп, миңа
бирәбез!Икенче дәрескә нәтиҗәләре белән таныштырырмын.
Укучы: ярый!
V. Йомгаклау:
Укытучы: Укучылар, без бүген сезнең белән “Теркәгечсез тезмә кушма
җөмләдә тыныш билгеләре” дигән теманы кабатлап киттек. Нинди тыныш
билгеләре куела икән безнең?
Укучы:Өтер,нокталы өтер һәм сызык.
Укытучы: Әйе, бик дөрес, утыр,Айгөл!Ә теркәгечсез тезмә кушма
җөмләләрнең гади җөмләләре үзара ничек бәйләнәләр?Нинди чаралар белән?
Укучы: Санау һәм каршы кую интонациясе белән.
Укытучы: Бик дөрес, афәрин!Сорауларыгыз калмадымы, барысы да
аңлашылдымы?
Укучы: Әйе, аңлашылды!
V. Өй эше:
Укытучы: Укучылар, сезгә өй эше берәр әдәби әсәрдән теркәгечсез тезмә
кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре куелышының һәр очрагына 2шәр
мисал язып килергә.
Көндәлекләрегезне ачасыз, язып куясыз!Өй эше буенча сораулар юкмы?
Булмаса, дәрес шуның белән тәмам, чыгарга мөмкин, сау булыгыз!
Укучы: Сау булыгыз!
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа