close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

код для вставкиСкачать
“Шәҗәрәләр –нәсел агачы”
исемендәге I төбәкара
фәнни –гамәли конференциясендә
катнашу өчен
гариза
№ Укучының
фамилиясе,
исеме, әтисенең
исеме, туган
елы
1 Гайнетдинова
Әдилә
Рәис кызы
30.09.1997
Шәһәр, район,
мәктәп исеме
(устав буенча),
сыйныф
Телефон
(мәктәп,
өй яки
сот.
телефон
номеры)
Буа муниципаль 89376264440
районы академик [email protected]
Р.З.Сәгъдиев
исемендәге урта
гомуми
белем
бирү мәктәбе,
11-А сыйныф
укучысы
Адрес,
индекс
Фәнни
җитәкченең
фамилиясе,исеме,
әтисенең
исеме, вазифасы
422430
Буа
шәһәре,
К.Либнехт
урамы,
51нче йорт
Гыйниятуллина
Гүзәл
Рафаил
кызы,
татар теле һәм
әдәбияты
укытучысы
“Шәҗәрәләр –нәсел агачы”
исемендәге I төбәкара
фәнни –гамәли конференциясе
Секция: «Туган ягымда – нәсел шәҗәрәсе»
Гомәр Гали Буа төбәгенең горурлыгы
фәнни эзләнү эше
Эшне башкарды:
Буа шәһәре академик Р.З. Сәгъдиев
исемендәге урта мәктәбенең
11-А сыйныф укучысы
Гайнетдинова Әдилә Рәис кызы
Фәнни җитәкчесе:
Гыйниятуллина Гүзәл Рафаил кызы
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Буа- 2014
Эчтәлек
1.Кереш _______________________________________________ 4 нче бит
2.Төп өлеш
а) Кем ул Гомәр Гали?____________________________________5-6 нчы бит
б) Күренекле шәхес турында истәлекләр_____________________7 нче бит
в) Гомәр Гали исемендәге музей____________________________8 нче бит
г)Гомәр Гали яклаучысы__________________________________ 9-10 нчы бит
3.Йомгак_______________________________________________11нче бит
4.Кулланылган әдәбият__________________________________12нче бит
5.Кушымта_____________________________________________13-17 нче бит
2
Темамның актуальлеге:
Нәсел агачы – шәҗәрә аша үткәннәрне барлау, яшьләрдә тарихыбызга карата
кызыксыну уяту.
Максатым:
Буыннар чылбырын өйрәнү һәм нәсел шәҗәрәсенә бәяләмә бирү.
Бурычым:
Киләчәк буыннарга тирән эз калдырган күренекле шәхесебез Гомәр Гали
нәселен барлау, өйрәнү һәм башкаларга җиткерү.
3
Кереш
Онытмагыз безне, якын дуслар,
Онытмагыз безне, туганнар,
Онытмагыз безне һәлак иткән
Себердәге салкын бураннар.
Г.Гали.
Кешене – хәтер, халыкны буыннар яшәтә, диләр. Тамырлар никадәр
тирәнрәк китсә, агачлар шулкадәр тотрыклы, җил-давылларга бирешмәүче
булалар. Шәҗәрәләр исә тамырдан кәүсәләргә, ерак үткәннәрдән бүгенгегә
барып тоташалар. Ләкин шәҗәрәләр җиңел язылмый. Моның өчен зур көч
кирәк. Безнең халкыбыз өчен шәҗәрәләр бик мөһим. Кем кайда туган, кем
баласы булган? Һәр кеше җиде буынны белергә тиеш, диләр.
Мөселман- ислам дөньясы үзенең мәдәни –рухи системасына шәҗәрәләр
белүне керткән. Һәр мөселман үзенең әтисе һәм әнисе ягыннан җиде буын
бабасын белергә тиеш була. Ә галим кешеләрдән тугызар буын бабаларын белү
таләп ителгән.Үз нәселеңдәге җиде буынны белү элек-электән горурлык булып
саналган.
Чыннан да, шәҗәрә ул- нәсел агачы. Буыннарыңны онытмас өчен, нәсел
агачыңны белергә кирәк. Ә инде төзелгән, кемдер тарафыннан барланган
шәҗәрәләрне яисә хронологик тәртипкә салынган таблицаларны түкми-чәчми
саклау зур бурыч.
Мин дә шушы язмамда бик зур кызыксыну уяткан Гомәр ага Гали нәселе
турында эзләнү эше алып барырга булдым. Мәктәп елларында төрле чараларда,
конкурсларда катнашырга туры килде. Мин моңа бик шат, үзем өчен күп
мәгълүмат алдым. Татар теле укытучым миңа һәрвакыт этәргеч булды.
Дәресләрнең берсендә ул үзенең нәсел агачын күрсәтте. Искиткеч нәрсә!
Шунысы гаҗәп: безнең әти- әниләребез дә
күршеләр
булып чыкты. Шундый
авылдашлар, классташлар,
күренекле язучы, тәнкыйтьче, әдәбият
белгече белән якташ булу- зур горурлык.
4
Төп өлеш
Кем ул Гомәр Гали?
Йолдыз идең юллар өстендә,
Идеал идең тулы мәгънәдә,
Нур сибәсең һаман безгә син
Һәм синнән соң килгәннәргә дә.
Х.Туфан.
Эзләнү эшемдә иң беренче чиратта Гомәр ага Галинең тормыш юлы һәм
иҗатына күз салып китәсем килә. Аның балачак истәлекләрен укыгач, миндә
шундый сорау туды: кем ул Гомәр Гали, кайда туып – үскән, кем булып
эшләгән, кайчан үлгән?
Гомәр Гали- татар совет әдәбияты үсешенә күп көч куйган күренекле
әдипләрнең берсе. Ул 1937 нче елда гаепсезгә репрессияләнгән, ә 1955нче елда
бөтенләй акланган әдәбият белгече, публицист һәм тәнкыйтьче, җәмәгать
эшлеклесе.
Гомәр Билал улы Галеев 1900нче елның 16нчы июнендә Буа районы Иске
Тинчәле авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Шуны да әйтеп китәргә
кирәк, Тинчәле сүзе – ак тәнле, укымышлы, зыялы, тырыш дигәнне аңлата.
Бу сүз дөреслеккә туры килә, чөнки 15 яшендәге малай читкә чыгып китә,
Донбасс шахталарында эшли. Гражданнар сугышында катнаша.1919нчы
елларда
ук каләмен сыный башлый. 1920нче елда Казанга килә, «Кызыл
яшьләр» гәҗитендә мәкаләләре басыла. 1921-1925нче елларда инде ул бик күп
язучылар белән таныш була.1925-1936нчы елларда ул “Безнең юл” (“Казан
утлары”) журналының баш мөхәррире. Берүк вакытта башка өлкәләрдә дә
эшли: татар китап нәшрияте, Казанның өч югары уку йортында татар теле һәм
әдәбияты укыта, ә Казан медицина институтында доцент һәм кафедра мөдире
дәрәҗәсенә күтәрелә.
Г.Гали хәтта әдәби дәреслек – хрестоматияләр төзи һәм алар озак вакыт
республика мәктәпләрендә уңышлы кулланылалар.
5
Гомәр ага әдәби тәнкыйтьче буларак, бик абруйлы шәхес була. М.Гафури,
Ш.Камал, Г.Ибраһимов, К.Нәҗми, Һ.Такташ, Х.Туфаннар белән бик дус
булуына карамастан, аларның иҗатына төпле дөрес бәя бирә. Ул шулай ук рус
язучылары А.Пушкин, Н.Гоголь, А.Толстой, М.Горький, һ.б. әсәрләрен татар
телендә чыгару һәм тәрҗемә итү өчен зур эш башкара. Үзе дә шул исәптән
берничә чит телне белгән.
Гомәр Гали Татарстан Язучылар берлеген оештыручыларыннан берсе. Озак
еллар аның идарә әгъзасы була. Ә 1934нче елда – СССР язучылар берлеге
әгъзасы.
Язучы Г.Гали, Г.Ибраһимов, К.Тинчурин һәм башкалар кебек, 1937нче елда
нигезсез репрессиягә эләгә, кулга алына һәм 1947нче елда гына котыла.Әмма
1949нчы елда яңадан кулга алалар, Краснояр ягына сөргенгә җибәрәләр. Шунда
акланган хәбәрен белгәч, 1954нче елда трагик рәвештә үтерәләр.
Мин еракта, дускай, бик еракта
Була алмам өстәл артында
Әйт әле син миңа, туган илем,
Ни гаебем бар синең каршыңда.
(Г.Гали. Сөрген көндәлегеннән, 1952нче ел)
Менә кем ул Гомәр Гали! Язмам аның биографиясеннән бик аз өлеше генә.
Минемчә, монысы да Гомәр Галинең халкына тугры, күпкырлы шәхес
булганлыгын күрсәтә.
Күренекле
язучы,
һәм
тәнкыйтьче,
бездә
әдәбият
белеменә
нигез
салучыларның берсе булган милләтпәрвәр Гомәр Галинең һәлакәте табигый,
берсеннән-берсе авыр уйлар уята. Унъеллык каторга тутырып кайтканнан соң,
тагын гомерлек сөргенгә җибәреп башына җитсәләр дә, ул барыбер туган
халкының күңелендә яшәп калды. Күп еллар тыелып яткан әсәрләре мәдәни
хәзинәбез фондына өстәлде, алгарышка хезмәт итә.
6
Күренекле шәхес турында истәлекләр
Эзләнү эшемне Гомәр Гали турындагы истәлекләр белән дәвам итәсем килә.
Гаять күпкырлы шәхес булуына тагын бер тапкыр инандым. Искиткеч бай
материалларга очрадым. Үзем өчен шуны белдем: аның турында классик
язучылар, шул дәвердә яшәп иҗат иткән, дус булган кешеләр генә түгел, хәтта
безнең көннәрдәге әдәбият белгечләре бары тик җылы сүзләр белән иҗатын
һәм эшчәнлеген искә алалар.
-Куркусыз йөрәкле күренекле язучы, тәнкыйтьче Гомәр Галине Иске Тинчәле
авылы кешеләре генә түгел, бөтен халык сагына, - дигән академик Х.Миначев.
Ә күренекле шагыйребез, Г.Гали белән бервакытта эшләгән, Х.Туфан:
“Г.Ибраһимов әдәбиятыбызның мәгънәви президенты, рухи җитәкчесе булса,
Г.Гали әдәбиятыбызның баш министры иде”,- дип хаклы рәвештә күтәрде.
Төрле елларда Гомәр Галинең 70, 80, 90, 100, 110 еллыгына багышланган
юбилей, искә алу кичәләре бик җылы һәм җанлы үтә торган була. Мин моны
күптөрле чыганаклардан танышкач белдем. Хәтта язучының туган авылы –
Иске Тинчәледә 2010нчы елның 11нче июнендә аның 110 еллык юбилеена
багышланган Сабан туйлары гөрләп үтте. Монда башкалабыздан килгән
кунаклар, районның зур кешеләре дә чыгыш ясадылар. Бик матур концерт
программасы булды. Бу инде миңа калса, гаҗәеп зур истәлек, халык күңелендә
уелып калырлык вакыйга.
Бөек шәхесебезнең тормышы белән бәйле иң истәлекле вакыйгалар хәзерге
вакытта Иске Тинчәле авылында яшәүче якын кешеләре Хәйдәр бабай белән
Гадилә әбидә саклана. Алар, Гомәр абый диеп, миңа аның кайбер якларын
сөйләделәр, фотосурәтләр, хатларын күрсәттеләр. Шундый кешеләрне белү,
өйрәнү, халыкка күрсәтү өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. “Гомәр абый гаҗәп
тапкыр кеше, юмор ярата иде. Кечкенә генә буйлы,сөйләшкәндә бик еш кына
афоризмнар куллана иде”,- ди Хәйдәр бабай. Ә Гадилә әби өстәп куйды: “бик
күп хат алыша идек, елмаеп кына тора күз алдымда. Һәрвакыт истә ул”.
7
Гомәр Гали исемендәге музей
Һәр төбәкнең горурланыр өченҮз рәссамы, шагыйрь, әдибе;
Буа ягын шанлы Бакый белән
Данлый аны Гомәр Галие.
Г.Айзетуллова
Заманында Татарстан Югары Советы Президиумына авылга да аның исемен
бирү турында авыл халкы, колхоз һәм мәктәп җитәкчеләре юллаган гариза уңай
хәл ителми. Ләкин авыл мәктәпләре өчен эшләгән зур эшләрен искә алып,
Г.Галинең исемен мәктәпкә бирүне сорап, мөрәҗәгать иткәч,1991нче елның 1
нче апрелендә язучының туган авылындагы мәктәпкә Гомәр Гали исеме бирелә.
Билгеле, мондый зур статус алгач, язучының тормыш юлына һәм иҗатына
багышланган музей кирәк була.Бу эшкә, ул вакыттагы “Волга” колхозының
рәисе матди ярдәме белән, республика сәнгать фонды алына. шулай итеп,
мәктәпнең бер зур бүлмәсендә музей оеша.Музейның түрендә Г.Галинең зур
портреты эленеп тора. Авторы-якташыбыз рәссам Н.Сәләхиев. Шулай ук монда
язучының күп фотолары, сөргеннән язган хатлары һәм көндәлекләре урын
алган. Нигездә диварлардагы экспозицияләрдә фотокарточкалар урнашса,
идәндәге стеллажларда китаплары, шәхси әйберләре, язучы турында язылган
төрле еллардагы гәҗит мәкаләләрен күреп була.
Шулай итеп, 1997 нче елның маенда республика күләмендә Гомәр Гали әдәби
музеена “Мәктәп музее” дигән исем бирелде. Бу билгеле, Г.Галинең
туганнарына, мәктәп коллективына һәм авыл халкына зур бүләк тә, истәлек тә
булды. Чөнки музей укучыларны, яшьләрне тәрбияләүдә зур көч куя дип
уйлыйм.
-Гомәр Гали заманында безгә мәдәниятебез маягы булып торды. Шуңа күрә
иҗатына, язмышына багышланган музей булдыру- ул барлык татар халкы өчен
дә зур куаныч. Ул милләтебез әдәбиятына, аның иҗат фидакарьләренә ихтирам.
Ул-татар милләтенең милләт буларак дәвам итүенә гамәли өлеш,-дип язган
Ибраһим Салахов.
8
Гомәр Гали яклаучысы
Эзләнү эшемнең бу өлешендә аерым басым ясап, тулырак тукталып китәсем
килә. Сүзем Мөбарәк абый Мусин турында булыр. Искиткеч шәхес, тынгысыз
йөрәк! Икътисадчы булуына карамастан үз бурычын башкаларга аударып
калмый, туганы рухын рәнҗетми. “Их, кабере Казанда яисә Буада булса, эзне
суытмас идем әле”,- ди ул.
Данлы туганы белән М.Мусин чын-чынлап горурлана. Язучының тузан җыеп
яткан көндәлекләрен табып, кәгазь битенә теркәлеп калган уй- хисләрнең
гомерен озынайтып, бүгенге татар матбугатында Г.Галигә әледән-әле сүз
бирә.Тынгысыз Мөбарәк абый урынсызга кагылган-сугылган Гомәр Галинең
исемен халыкка кайтару өстендә бик күп эшләр башкарды, тормыш юлы һәм
иҗаты турында бик тә мәгълүматлы шәхес. Ул чын мәгънәсендә галиче!
Шунысы мөһим: галим кешеләрдән тугызар буын бабаларын белү таләп
ителгән.Үз нәселеңдәге җиде буынны белү элек-электән горурлык булып
саналган. Ул Гомәр Галинең нәсел шәҗәрәсен төзүче, барлаучы һәм өйрәнүче.
Инде 1985 нче елда ук аның беренче нәсел-нәсәп таблицасы формасында
беренче шәҗәрәсе барлыкка килә. Анда дөрестән дә җиде буын бабасына кадәр
билгеле бер тәртиптә күрсәтелә. Ә инде тулыландырылган варианты агач
формасында 2007 нче елда басыла. Әлеге шәҗәрә Буа районы Иске Тинчәле
авылының Гомәр Гали исемендәге мәктәп музеенда саклана. Бу бик зур көч
таләп итә торган эш, бәяләп бетерә торган түгел. Нәкъ менә шунда мин үземнең
укытучым Гүзәл Рафаил кызын таптым да. Аның белән дә, шундый күренекле
якташларым булу белән дә мин горурланам.
Шул рәвешле 1991 нче елда туган авылы мәктәбенә язучы исемен бирүгә зур
эш башкара. Иске Тинчәленең бер урамының абыйсы исеме белән аталуына
ирешә. Ә Казанда, Татарстан Язучылар берлегенең ишеген әледән-әле шакып,
күренекле каләм иясенең “түгәрәк”
туган көннәрен үткәрттерә. Шулай ук
Мөбарәк Мусин юмарт күңелле иганәчеләр табып, “Матбугат йорты”
нәшриятында 5000 данәдә “Гомәр Гали турында истәлекләр” исемле китабын
9
чыгара. Аннары исә Буа һәм Казан шәһәрләре китап укучылары белән даими
рәвештә очрашулар үткәрә. Казан шәһәре Кави Нәҗми урамындагы Гомәр Гали
яшәгән йортка берничә тапкыр истәлек тактасы куйдыру белән дә янып йөрде.
Их, һәрбер язучының да Мөбарәк абый Мусин шикелле яклаучысы булса
икән?!
Мөбарәк Мусинның рухташ каләмдәше – галим һәм шагыйрь Рәфис
Әхмәтнең аңа багышланган шигъри юлларында болай дип яза:
Тормыш зилзиләсен кичкән чакта,
Сыналганда тугры вөҗданың,
Булсын икән чын Мөбарәк җаннар
Һәм Мөбарәк кебек туганың.
Гомәр Гали кебек туганын ул
Үз халкына кире кайтарды.
Игелекле максаты хакына
Күпме гамәл вә эш майтарды!
Буа якларыннан күркәм затлар,
Бер карасаң, буа буарлык.
Шөкер! Бар дөньяда Мөбарәкләр,
Япа-ялгыз унга торырлык!
Инде шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, эзтабар журналист гел аяк
өстендә. “Хәрәкәттә- бәрәкәт!” дигән халык әйтемен үзенә төп девиз иткән
Мөбарәк ага соңгы елларда тагын бер күркәм эшкә алынды.Халык соравы
буенча, Иске Тинчәле авылы тарихы һәм аның күренекле шәхесләре турында
саллы гына китап өстендә эшли ул.
10
Йомгак
Эзләнү эшемне йомгаклап шуны әйтәсе килә: буыннар чылбыры һәрвакыт
нык булсын, өзелмичә гасырлар буена дәвам итеп, сакланып килсен иде. Һәрбер
нәсел шәҗәрәсе горурланырлык шәхесләр белән баетылсын. Ә инде хәзерге
заман кешесенә, тарих белән элемтәне сакларга, кызысынырга, безгә- яшьләргә
уйланырлык нигез булсын.
Буа районының Иске Тинчәле авылында дөньяга килгән язучы, әдәбият
белгече, публицист, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе Гомәр Билал улы Галинең
гомер йомгагының шартлап өзелгән җеп очын- мәңгелек тукталышын
әсәрләреннән генә эзләргә кала. Мирасында – аның йөрәк тибеше һәм җан
авазының кайтавазы. Ә каләмдәшләре һәм дуслары сөйләгән истәлекләрдә –
мәрхүм рухының үлемсез балкышы.
Аллага шөкер, милләтебезнең күгендә дөрләп кабынган йолдыз вакытсыз
сүнсә дә, халык аны бер вакытта да онытмас! Чөнки тамырлары белән көчле
безнең халык. Гомәр Гали нәсел шәҗәрәсен ныклап өйрәнүче, барлаучы
Мөбарәк абый Мусинга чын мәгънәсендә зур рәхмәт әйтәм. Иске Тинчәле
авылында яшәүче өлкән яшьтәге якын туганнары аның күңел җылысын саклап
яшиләр. Күзләрендәге яшь тамчылары –горурлану хисе.
11
Кулланылган әдәбият
1.Ахунов Г.А. Нигез ташлары салганда (Г.Гали иҗаты) // Әдәби язмышлар.Казан , 1970.- 5-21 б.
2.Бәдретдинов Х. Гомәр Гали яклаучысы // “Шәһри Казан” гәҗите.- 2002 нче
ел. № 103
3.Булатов Р.Авылыбыз горурлыгы // “Ватаным Татарстан” гәҗите.- 2002 нче ел.
4.Гомәр Гали. Библиографик күрсәткеч (Татар, рус һәм инглиз телләрендә).
“Татар
әдипләре”
сериясе.
Төзүчесе
М.Л.
Мусин.-
Казан:
Татарстан
Республикасы Милли китапханәсе, 2007 нче ел.
5.Мостафин Р. Әдәбиятыбызның “ премьер- министры”// «Мәгърифәт». –
2002нче ел.
6.Мусин М.Л. Гомәр Гали турында истәлекләр (I басма).- Казан: «Матбугат
йорты» нәшрияте, 2002 нче ел.
7. Мусин М.Л. Гомәр Гали турында истәлекләр (тулыландырылган II басмасы).Казан: «Матбугат йорты» нәшрияте, 2011 нче ел.
12
Кушымта
Буа Районы Иске Тинчәле авылының
Гомәр Гали исемендәге мәктәбе
Гомәр Гали исемендәге музейдан күренешләр
Го
Гомәр Гали турында истәлекләр
Гомәр Галинең нәсел агачы
Әлеге шәҗәрә Буа районы Иске Тинчәле авылының Гомәр Гали
исемендәге мәктәп музеенда саклана.
Төзүчесе Мөбарәк Мусин, рәссамы Нәҗип Нәкъкаш –Исмәгыйль, 2007
Гомәр Гали яклаучысы
Мөбарәк Мусин
Бүгенге көндә авылда яшәүче иң якын туганнары
Гадилә әби (1933) белән Хәйдәр бабай (1929)
Хәйдәр бабайның оныгы Гүзәл белән
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа