close

Вход

Забыли?

вход по аккаунту

код для вставкиСкачать
Хәерле көн, хөрмәтле авылдашлар, чакырылган
иптәшләр! Добрый день, уважаемые односельчане,
приглашенные!
Морт авыл жирлегенә бер авыл-Морт авылы
керә.Муниципаль берәмлекнең гомуми мәйданы-6367,5 га,
шунын 3030 га авыл хуҗалыгы жирләрен тэшкил итә.
2015 елнын 1 январена авылда барлыгы 908 кеше яши,
шуның хезмәт яшендәгесе 405 кеше, 303 кеше пенсионер.
Узган ел 5 бала туган, 15 кеше үлгән. Ел дәвамында 37 кеше
авылда теркәлү үткән һәм 23 кеше башка жиргә күченеп
киткән.
Узган ел эчендә Морт авыл җирлеге Советынын 18
утырышы үткәрелде. Аларда Уставка үзгәрешләр кертү,
Алабуга муниципаль районына кайбер вәкаләтлэрне биру,
гражданннарга үзара салым җыю тәртибен һәм аның буенча
референдум үткәрү вакытын билгеләү, 2015 ел бюджетын
кабул итү һ.б. бик күп кенә мәсьәләләр каралды.
Муниципаль хезмәт күрсәтү кысаларында авыл җирлеге
башкарма комитеты тарафыннан 301 белешмә һәм хуҗалык
кенәгәсеннән күчермәләр бирелде. Ел әйләнәсендә
гражданнарнын 5 мөрәҗәгате теркәлгән, аларның барысы
да уңай ителгән.
Яңа эш урынына билгеләнгәннән соң, авыллардагы
хәлләрнең торышы белән танышу максатыннан Алабуга
шәһәре прокуроры Шарафетдинов Рөстәм Мирзаһит улы
халыкны шәхси кабул итү үткәрде.
2014 ел авыл җирлеге өчен уңай үзгәрешләргә бай ел
булды.Бугене көндә Республика буенча эшләп килә торган 30
дан артык программаларның берничәсе
безнең авылда
чагылыш тапты.
“Авыл юлларын норматив хәлгә китерү” программасы
буенча
Яшьләр
урамына 800 метр озынлыктагы юл
күтәртелде һәм вак таш түшәлде. Башкарылган эшләр
Республика казнасына 3,7 млн. сумга төште.
Ветеринар хезмәте күрсәтүне яхшырту максатыннан
районыбызда беренчеләрән булып участок
ветеринар
пункты төзелде. Бу объектны сафка бастыру өчен Республика
2,2 млн. сум акча сарыф итте. Бинаның тирә-ягын
төзекләндерү, коммуникацияләр үткәрү өчен Алабуга
муниципаль районы 350 мең сум акча бүлеп бирде.
Авария хәлендә булган иске мәктәп бинасы урынына
универсаль спорт мәйданчыгы урнаштырылды. Республика
казнасына бу обүект 2,8 млн сумга төште.
Урам утларына реконструкция
үткәрү программасы
буенча авылда барлыгы 550 метр озынлыкта СИП чыбыгы
сузылды, 10 яктырткыч һәм 3 идарә итү пульты
урнаштырылды. Моның өчен Татарстан Республикасы
Министрлар кабинеты боерыгы нигезендә 273 мең сум акча
бүлеп бирелде. Быел да шул ук күләмдә эш башкарылу
планлаштырылган.
«Татарстан Республикасы авыл җирлекләренә грантлар
бирү» конкурсында катнашып 1 млн. сумлык грантка ия
булдык. Авыл җирлеге Советы депутатлары
белән
киңәшкәннән соң, бу акчага «Беларусь» тракторы һәм аңа
асылма җайланмалар алдык. Кыш башланганнан бирле авыл
урамнарын даими чистартып торабыз.
Хөкүмәт тарафыннан бүлеп бирелгән 2 махсус янгын
сүндерү машинасын сыйдыра алмау сәбәпле, халыкка озак
еллар хезмәт иткән янгын сүндерү депосының иске бинасы
язмышы озак вакытлар хәл ителмичә килде. Бары тик сез,
Геннадий Егорович, район белән җитәкчелек итә башлагач
кына бу мәсьәләгә нокта куелды һәм шушы ук урында яңаны
төзергә дигән карарга киленде.
Ниһаять, сентябрь аенда яңа бинаны ачу тантанасы
булды.Тантанада ТР Гадәттән тыш хәлләр министры Р.Җ.
Хабибуллин шәхсән үзе катнашты. Бүгенге көндә 10 кешедән
торган янгын сүндерү хезмәткәрләре һәм алар карамагында
булган 2 автомашина җылы, якты, барлык уңайлыклары
булган бинада тәүлек әйләнәсе кизү торалар.
Бу төзелеш тулысы белән район казнасы хисабына
башкарылды һәм барлыгы 4,2 млн сум тәшкил итте.
Районыбызның 36 авылына хезмәт күрсәтүче аерым
янгын сүндерү постына уңайлы шартлар тудырып яңа бина
төзеп бирүегез өчен шушы авылларда яшәүчеләр исеменнән
сезгә, Геннадий Егорович, зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Халыкны үзәкләштерелгән су белән тәэин итү авыл
җирлеге башкарма комитетының төп эшләренең берсе булып
тора. Узган ел Казан, Үзәк һәм Сельхозтехника урамнарында
ремонт эшләре башкарылды, су алу җайланмалары куелды, 2
скважинаның насосы алыштырылды һәм берсенә ремонт
үткәрелде.
Авыл зиратын эйләндереп алган тимер койманы буяу
өчен җирле бюджет хисабына 31,9 мен сумлык буяу сатып
алынды һәм бу эшне башкару очен халыктан акча җыюны
һәм егетләр белән исәп-хисап ясауны мәчет картлары үзләре
оештырды.Мәчет яны территориясен төзекләндерү эше
дәвам ителде: иске йортны сүтеп атып, урынын трактор
белән тигезләп, кара туфрак җәеп койма белән эйләндереп
алынды.Көнкуреш калдыкларын чыгару белән 2014 ел
башыннан бирле “Мехуборка” ҖЧҖ шогыльләнә, 20
контейнер урнаштырылды, 1 ел эчендә 960 куб м чүп
чыгарылды.
2014 елга бюджетның үзкерем үтәлеше 1104,7 сум тәшкил
итте. Бюджетның чыгым өлеше 100% утәлде.
Ә хәзер кыскача гына авылда җитештерү тармагынын
торышы белэн таныштырып үтэм.
Авыл хуҗалыгы жирләрен тулысы белән жаваплылыгы
чикләнгән җәмгыять «Морт» Агрофирмасы эшкәртә.
Хужалыкны 2006 елда оешканнан бирле
Әхмәтҗанов
Файзелхан Гарифҗан улы житәкли. Барлыгы 30 кешегә даими
эш урыны булдырылган.
Агрофирмада топ юнәлешләрнең берсе - игенчелек
2014 елда барлыгы 3425 га чәчү эшләре башкарылган.
Урып-җыю эшләре оешкан төстә башкарылып, уңыш
гектарыннан 23,0 ц тәшкил итте.
Икенче төп – юнәлеш-терлекчелек тармагы.
2015 елнын 1 январена барлыгы 900 баш эре мөгезле
терлек исәпләнә,шуларнын 220е савым сыерлары. Узган ел
барлыгы 1043 ц сөт савылган, бер сыерга 4741 л сөт туры
килгән. Ел барышында барлыгы 82 т ит житештерелгән.
Көнлек артым 510 грамм тәшкил иткән.
Ел саен терлек фермаларына ремонт уткәру эшләре
дәвам итә. Узган ел 7 фермага капиталь ремонт уткәрелде.
Малларны ачык һавада тоту өчен түбәсе ябулы махсус
ашату
урыннары
булдырылды.Терлекчелек
комлексы
территориясендә
сугым
пункты
өчен
бина
ремонтланды.Тиешле җихазлар урнаштырганнан соң ул тулы
куәтенә эшли башлаячак.
Киләчәк планнарга килгәндә Агрофирма җитәкчелеге
бүгенге көндә яңа урында 400 баш малга исәпләнгән яңача
җихазландырылган терлек комплексын сафка бастыру
өстендә эшли.
Морт урман хуҗалыгының территориясе 9500 га
тәшкил итә. Житэкчесе Шайхетдинов Мәҗит Зәһри улы.
Урман хужалыгында 9 кеше хезмәт күрсәтә. Административ
бинада урманнарны янгыннан саклау хезмәте дә урнашкан
(ПХС)
Бугенге кондэ урман хужалыгы эшчелэре Алабуга ИИЗ
зонасында эшлэп килуче «Костомону» төрек агач эшкэрту
фирмасына агач чималы эзерләү белэн мәшъгул
Алабуга районы электр челтәренең Морт бүлекчәсендә
барлыгы 13 кеше эшли. Участок мастеры Резцов Николай
Викторович- авыл Советы депутаты. Керемгә салына торган
налог түләү буенча мәктәп һәм участок хастаханәсеннән кала
бу коллектив 3 урында тора. Ярдәм сорап килгәндә һәрвакыт
булышырга гына торалар.
Райпо кибетеннән тыш авылда тагын 3 сәүдә ноктасы
эшләп тора. Алар шәхси эшмәкәрләр кулында. Авылкүлэм
уткәрелә торган мәдәни чараларда һәрвакыт узләренен
мөмкинлекләреннән чыгып ярдәм итәләр
Балалар бакчасында 1-7 яшькә кадәр 27 бала тәрбияләнә,
Әти-әниләрнен күптәнге теләкләрен тормышка ашырып 5
майда 2 нче төркем ачылды.Бүгенге көндә 7 бала электрон
чиратта тора.
Балаларнын уен эшчәнлеген баетырга быел момкинлек
туды:28 мен сумга уенчыклар алынды
Бакчада балаларның тормышын кызыклы итәр өчен күп
төрле чаралар оештырыла, һәрбер бәйрәм эчтәлекле уза.
2013-2014 елда мәктәптә 59 бала белем алды.11 нче
сыйныфны 5 бала тәмамлады. 4се югары уку йортларына
керделәр, 1се медицина училищесында укый.
11 нче сыйныф укучысы Нуриахметова Диләрә мәктәпне
алтын медаль белән тәмамлады.Ул Алабуга муниципаль
районы башлыгы стипендиаты, рус теле буенча республика
күләм олимпиада призеры һәм рус теле буенча бердәм
дәүләт имтиханында 98 балл җыйды. Укытучысы Тихомирова
Зөлфира Габделнур кызы.
Ибрагимов Райнур татар теле буенча республикакүләм
олимпиадасы призеры, 5 нче Ботенрәсәй фәнни- гамәли
конференциясендә призер. Укытучысы –Хидиятуллина
Рәмзия Миннехан кызы.
11 сыйныф укучысы Сафина Гөлназ «Татар теле,әдәбияты
һәм тарихы, үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге» урта белем
оешмалары укучыларынын 4нче Ботенрәсәй фәнни-гамәли
конференциясендә катнашучы булды һүм «Каурый каләм»
конкурсында җиңү яулады. Укытучысы Әхмәтҗанова Рүзилә
Габрашит кызы.
Мәктәптә укыту һәм тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләр
дә тудырылган.
Участок хастэханэсенен койка-урыннар саны былтыр
таныштырып уткэнчэ 20 урын-шунын 15 е конэйлэнэсе ятып
дэвалану очен хэм
5е кондез йореп
дэвалану очен
булдырылган. Авыруларны кабул итунен 2 гомуми практика
табиблары хэм теш
табибы уткэрэлэр.Барлыгы участок
хастаханэсе 7 авыл җирлеге территориясендә яшәүче 3263
кешенен сэламэтлеген кайгырта, Еллык план стационар
буенча 105% ка, кондезге стационар буенча 107% ка
утэлгэн.
Атнага 2 тапкыр табиблар участок буенча
авылларга авырулар кабул итэргэ чыгалар.
Мәдәният йорты үз эшен авыл жирлеге территориясендэ
урнашкан оешма коллективлары белэн берлектә алып бара.
Мәктәп, участок хастаханәсе, балалар бакчасыннан
башка бер генә мәдәни чара да узмый.
Мәдәният йортында «Яшьлек» бию ансамбле эшләп
килә.Алар белән атнага 2 тапкыр хореограф шәһәрдән килеп
шогыльләнә. Авыл җирлеге бюджеты хисабыннан аларга
киемнәр тектердек.
2014 ел урам концерлары ярышы белән башланып китте
һәм ел буена дәвам итте.Бу концерларга халык бик теләп
йори һәм катнаша.300 урынлы шушы тамаша залында урын
җитмәгән вакытлар да күп булды.
Һәрбер бәйрәм уңаеннан үткәрелүче мәдәни чаралар
мәдәният хезмәткәрләреннән һәрнәрсәгә иҗади килүне һәм
тамашачыны сөендерерлек югарылыкта хәзерләнүне
дә
таләп итә.Соңгы вакытта безнең мәдәният хезмәткәрләре
моңа ирешәләр дә.
Шулай ук килеп туган мөмкинлектән файдаланып Алабуга
районы Советы депутаты Әхмәтҗанов Шәфкат Гарифҗан
улына, авыл Советы җирлеге депутаты
Әхмәтҗанов
Фәйзелхан Гарифҗан улына авылкүләм үткәрелә торган
Сабан- туй, Өлкәннәр көне һ.б. чараларда матди ярдәм
күрсәткәннәре өчен барлык авылдашлар исеменнән зур
рәхмәтебезне җиткерәбез.
2015 елда төп сәяси вакыйга булып Татарстан
Республикасы
Президентын
һәм
җирле
үзидарә
депутатларын сайлаулар торачак. Ул бердәм сайлаулар
көнендә – 13 сентябрьдә үтәчәк. Морт авыл җирлегендә
сайлаулар һәрвакыт тавыш бирүчеләрнең зур активлыгы
белән үтә, сайлауларга безнең авылдашлар бердәм килә.
Безнең бурыч – быелгы елда да сайлауларны тиешле
югарылыкта уздыру.
2015 ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү елы.
Авылыбызда 2 сугыш һәм 30 тыл ветераннары яши.
2015 елгы планнарга килгәндә безнең алда иң беренче
чиратта Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган
һәйкәлне ремонтлау бурычы тора. Алга таба башкарыласы
эшләр:
-мәктәп урамына 500 метр озынлыкта асфальт җәю
-Өчөйле урамына 600 метр озынлыкта таш түшәү
-авыл буасын рәсмиләштереп бетереп, капиталь ремонт
үкткәрү
-Казан һәм Үзәк урамнарга 10 яктырткыч урнаштыру
-Зиратны корыган агачлардан арындыру.
Бергэ
булыйк,
бердэм
булыйк.
Килеп
туган
анлашылмаучылыкларны урында хэл итеп, бер-беребезне
анлап, хормэт итеп яшэсэк иде.
Игътибарыгыз очен рэхмэт !
1/--страниц
Пожаловаться на содержимое документа